Әлеге йөгерешнең төп эчтәлеге шунда - ул 24 сәгать, ягьни тәүлек буе дәвам итәчәк. Кимендә 4500 кешенең, бу очракта йөгерешченең һәрберсе 100 метр араны уртача 20 секунд эчендә узарга тиеш. Йөгереш эстафета, рәвешендә, таяк бирешеп башкарыла. Менә шушы шартлар үтәлгәндә, Чаллы Гиннессның рекордлар китабына кертеләчәк. Рекорд куюга әзерлек 13 июльдә башланды.
“Эстафета йөгереше 4 августта көндезге 11-дә башлана һәм 5 августта 11 сәгатьтә тәмамланыр дип көтелә. Хәзергә 6000-гә якын кешедән гариза алынды. Кеше күп булгач йөгерү вакыты 24 сәгать кенә түгел, 25-26 сәгать булырга мөмкин. Чөнки моның кадәр күп кеше 24 сәгатьтә генә йөгерергә өлгерми”, диде Чаллының физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Наталья Безрукова.
“Нинди очракта Чаллы рекордлар китабына керә ала?”, дигән сорауга Наталья Безрукова:
“Беренчедән аң белән эш итү кирәк. Йөгерешкә гариза биргән кешенең вакытында килүе, әзерлекле булуы, йөгергәндә эстафета таягын җиргә төшермәве шарт. Югалтуларсыз йөгерсәк, барысы да яхшы булыр”, дип җавап бирде.
Наталья Безрукова мондый эстафетаның беренче тапкыр Сингапурда узуын, анда 1600 гимназиядә укучы кызның тәүлек буена берничә тапкыр 100 метр арага йөгерүен әйтте. 2008 елда 18-19 октябрьдә “Латвия өчен” дигән бәйрәмдә 3845 кеше тәүлек буе 100 метр арада йөгереп, сингапурлар рекордын яңарталар.
Каникуллар булуга да карамастан, һәр мәктәп 35 кешелек команда төзергә тиеш. Чаллыда 90-га якын мәктәп исәпләнә. Мәктәп укучылары белән бергә 70-80 яшьлек бабайлар да 100 метр арага чабачак. Алар арасында СССРның спорт мастеры, 78 яшьлек Миңнулла Чинкин да бар.
4-5 августта Чаллыда йөгереш дәвамында, тәүлек әйләнәсе Гиннесс комиссиясе эшлиячәк. Әгәр эстафета вакытында таяк җиргә төшсә, латышлар рекордларын саклап кала.