Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шунгит – могҗизалы таш


Шунгит ташы
Шунгит ташы

Табигатьтә могҗизалар бихисап. Шуларның берсе - шунгит ташы, дип исәпли галимнәр.

Әлеге минерал киң җәмәгатьчелеккә аз билгеле. Аның могҗизасы нидән гыйбарәт соң?

Галимнәр шунгит кембрий эрасына кадәр барлыкка килгән дип фаразлый. Ул ташка әверелеп баручы күмер. Антрациттан графитка күчеш стадиясендәге матдә. Электр үткәрүчән, бактерицид үзлеккә ия. Шунгитның дөньядә бер генә чыганагы бар. Ул Карелиянең Онега күле төбеннән чыгарыла.

Тарихи чыганакларда шунгит беренче тапкыр 17 гасырда искә алына. “Кара таш салып тотылган су искиткеч сихәтләү көченә ия”, ди борынгы чыганаклар. Кечкенәдән чирләшкә бояр кызы Ксения Романова шушы су белән дәвалана һәм озак тормастан ир бала таба. Романовлар династиясенең беренче вәкиле Михаил шулай дөньга килә.

Бу вакыйгадан соң күп еллар уза, әлеге ташның үзенчәлекләре онытылган да булыр иде. Әмма аның сихри табигате турында очраклы гына урыс патшасы Петр l белеп ала. Аның әмере белән таш табылган урыны Онега күленнән ерак түгел “Марциаль сулары” дип аталучы ял йорты төзелә.

Барлык файдалы үзенчәлекләре ахырга кадәр ачыкланып җитмәгән шунгит инде шактый киң даирәдә кулланыла. Шуның берсе - суны чистарту. Аннан кала төрле зәркан эшләнмәләр, электромагнит кыры зарарыннан саклаучы хәдияләр, кәрәзле телефон нурланышын йотучы пластиналар да эшләнә. Шунгит начар энергияне үзендә тотып калу үзлегенә ия.

“Зәмзәм суы”

Фәнгә күптән билгеле - кеше организмы 75% судан тора. Чиста су куллану – сәламәт яшәүнең беренче кагыйдәсе. Тик, кызганыч, без көндәлек эчә торган хлорлаган су кабул ителгән стандартлардан ерак тора. Аның составында еш кына фенол, кургаш, цезий, стронций, пестицид һәм нитрат кебек организм өчен зарарлы матдәләр тулып ята. АКШ галимнәре раславынча, хлорланучы суны һич кенә дә активлашкан күмер чистарткычлары аша чыгарырга ярамый. Тик Русиядә күп очракта нәкъ шундый фильтрлар кулланыла.

Күмер органик матдә. Хлорланган суны күмерле фильтр аша үкәргән очракта, органик матдәнең вак тузаннары су белән юылып чыга. Шушы аз күләмдә булса да күмер тузаны катнашкан суны кайнатканда, актив мадтә хлор белән реакциягә кереп, диоксин дип аталучы көчле токсин барлыкка китерә. Әлеге токсин кешенең генетик балансын боза. Иң куркынычы – ул организмнан чыкмый, ә туплана гына бара. Диоксин кайбер “химик корал” составына керә. Бу факторларны исәпкә алсаң, хлорланган су кулланучыларның төрле авырулар кичерүе гаҗәп дә тоелмый.

Шуңа күрә шунгит чистарткычлары куллану яхшы алыштыргыч булып тора. Элгәре шунгит бары хәрби сәнәгатьтә генә кулланылган. Акрынлап ул көндәлек тормышка керә башлады. Шунгиттан ясалган фильтрларда да күмер тузаны бар. Тик ул баштагы мәлдә генә күзәтелә. Кагыйдә буларак, бу тузанны юдыртып чыгару өчен бик аз вакыт таләп ителә.

Шунысы кызык, шунгит чистарткычларында организм өчен зарарлы барлык мадтәләр тотылып кала һәм кирәкле минералларга баеп чыга. Галимнәр дә бу үзенчәлеккә аңлатма таба алмыйлар. Кайберәүләр исә җирдәге тормыш шунгит суында яратылган дип исәпли, чөнки кешенең гемоглабин аксымындагы матдәләр, кан плазмасы төзелеше шунгит суына охшаган.
XS
SM
MD
LG