Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казна буш, ярдәм көтәр җир юк


Казан җитәкчелеге шәһәрнең финанс хәле мөшкел булуын әйтә. Бюджетка керә торган акчалар кими, чыгымнарны кыскарту бердән-бер юл булып кала.

Шәһәр җитәкчелеге әйтүенчә, республика бюджетыннан шәһәргә ярдәм итү туктатылган, кредитлар алыр җир шулай ук калмаган. Чөнки Казан тулаем кредитка чумган.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов сүзләренчә, бюджетта каралган чыгымнар 30-90% кыскартылачак. Чөнки шәһәрнең башка чарасы юк.

Беренче яртыеллыкта шәһәр бюджетына керергә тиешле акчаның хәтта яртысы да җыелмаган. Моннан тыш 400 миллион сумлык кредитны каплар өчен ел саен республика казнасыннан бүленә торган акча да бирелмәгән. Ә ел азагына кадәр Казанга 3,9 миллион сум кредит кайтарырга кирәк. Шуның 2 миллионнан артыгы инде август азагына ук бирелергә тиеш.

Рафис Борһанов
Борһанов әйтүенчә, икенче яртыеллыкта акчалар үтә дә кирәкле тармакларга гына бүленәчәк. Бу хезмәт хакына, медицина җиһазлары, азык-төлек һәм социаль кирәк-яракка.

Ә транспорт хезмәте өчен акча бүлү, биналарны тоту, ягулык-майлау материаллары алу, хуҗалык товарларына акча бирү берничә мәртәбә киметеләчәк. Моннан тыш, юлларны төзекләндерүгә каралган чыгымнар 70% ка, ә яшелләндерү, урамнарны яктырту һәм чүплекләрне бетерүгә бирелергә тиешле акча 50% кыскартылачак.

Шәһәр хакимияте җитәкчелеге финанс кыенлыклар сәбәпле, киләчәктә авария халәтендәге биналар гына төзекләндерәчәген әйтә. Казнның барлык район башлыкларына да чыгымнарны киметү, товар алу һәм хезмәт күрсәтү килешүләрен
бөтенләй өзү йөкләмәләре бирелгән.

Казан мэры Илсур Метшин элек тә шәһәр казнасының хәле авыр булуын әйтә килгән иде. Хәтта бюджет кабул ителгәндә, акча бүленмәү сәбәпле, кичке 11дән соң шәһәр урамнарында утлар сүндереләчәген әйтте. Бу күп кенә халыкны пошаманга төшерде. Алар әлеге хәл җинаятьчелекне арттыруга китерәчәк, караңгы ураманарда юл һәлакәте дә артачак дип борчылды.

Әлегә хәтле Казанда утлар сүндерелмәде. Әмма ел азагына хәл катлауланырга мөмкин. Чөнки элек алынган кредит акчалары бетә, Казан казнасы бушаганнан бушап бара.

Кризиска каршы чаралар арта

Казан хакимияте инде өченче тапкыр кризка каршы чаралар планын тәкъдим итә. Узган елның декабрь аенда мэрия идәрәсеннән 253 кеше кыскартылган, шәһәр хакимияте паркы 23 машинага азайтылган иде. Шулай ук кесә телефоны һәм эш сәфәрләренә бүленәсе акчалар киметелде. Борһанов әйтүенчә, бу 300 миллион сумны янда калдырырга ярдәм иткән.

Чыгымнарны киметү мәсьәләсе хәзер шәһәр хакимиятенең һәрбер җыелышында әйтелә. Элек планлаштырылган социаль төзелешләрнең кайберләре туктатылды. Мисал өчен Казанда балалар бакчаларын төзү туңдырылды.

Республиканың исә башкалага ярдәм итәр мөмкинлеге юк. Чөнки тагын да авыррак хәлле район-шәһәрләр бар. Мисал өчен – Чаллы. Шуңа бердән-бер юл ул - чыгымнарны кыскарту.
XS
SM
MD
LG