Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Новгородта мөселман каберлекләре мәсхәрәләнгән


Түбән Новгородның Кстово шәһәрендә мөселман каберлекләре мәсхәрәләнгән. Бу беренче генә хәл түгел.

Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Абдулбари хәзрәт Мөслимов әйтүенчә, узган атнада шәһәр мөселманнары үзләренең туганнары каберлекләрен карарга баргач бик аяныч күренешкә тап булганнар.

“Шәһәр зиратының мөселман өлешендәге кабер ташлары урыннарыннан кузгатылган, каберлек уратылып алган рәшәткәләр сындырылган. Кабер ташларындагы фотоларга тәре, свастика рәсемнәре ясалган”, ди Мөслимов.

Ул унга якын мөселман каберлегенең мәсхәрәләнгәнен һәм бу хәл узган елны да булганын әйтә.

“Узган елны эшләнгән зыян тагын да күбрәк иде. Ул чакта андагы мөселман абый-апалар эчке эшләр идәрәсенә мөрәҗәгать итте, әмма файдасы булмады”, ди рәис урынбасары.

Мөслимов сүзләренчә, узган атнада булган хәлгә карата аларга җинаять эше ачылды, гаеплеләрне табарбыз дип ышандырганнар. Әмма мөселманнар моңа шикләнә.

“Ел саен җәй аенда кабатланып тора торган хәл булгач мин моны берәр оешма вәкилләре тарафыннан эшләнә дип уйлыйм. Чөнки яшүсмерләр булса бер генә килер иде дә, шуның белән бетәр иде”, ди Мөслимов.

Ул узган елны Түбән Новгородта да 9 май бәйрәме алдыннан мөселман каберлекләре мәсхәрәләнгәнен искә төшерде.
XS
SM
MD
LG