Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар моңын татарчалаштырырга кирәк”


Җәмәгать эшлеклесе, хокук яклаучы Рәмис Әширов, тәхәллүсе Яшәсен Ватан әнә шулай дип уйлый. Һәм илаһи моңны коткару юлларын тәкъдим итә.

Рәмис Әширов татар җыры аңа электән хас булган Шәрык – көнчыгыш тамырларына кайтырга тиеш дип уйлый. Ул Шәрык, дөресрәге татарларда да кулланышта булган, уен кораллары ярдәмендә татар халык җыры “Әпипә”не эшкәрткән.

- Казан ханлыгы вакытында мәҗлесләрне баян белән генә үткәрмәгәннәр. Саз, нагара, кәмәнчә кебек Шәрык уен коралларыбыз булган. XIX гасырда ук халык әлеге уен коралларын яңадан торгызырга кирәклеген аңлаган. Моның өчен төрле күргәзмәләр дә ясаганнар. Күренекле мәгърифәтче Хәлфин берничә уен коралын торгызу өчен эш алып бара.

Әмма 1917 елда булып узган инкыйлаблар торгызыла башлаганны да яңадан юкка чыгарды. Хәзер бик күп нәрсәләр югалган. 500 ел буе урыслар белән бергә яшәгәч, аларның тәэсире татар халкына, шул исәптән татар моңына да, зур булган. Әгәр дә татар милли хәзинәсе тулысынча сакланган булса, урыс тәэсирен җиңелрәк кичергән булыр идек.

- Димәк, татар моңының миллилеге югала баруда, Тукай әйткәнчә, урыслар белән сайрашып гомер итү сәбәпче. Ә урыс музыкасына татар моңы бер дә тәэсир итмәде микәнни?

Хорда Зилә Сөнгәтуллина башлап җырлый. Уңнан өченче Роберт Миңнуллин. Сулдан икенче Рәмис Әширов
- Әлбәттә, татарлар да урысларга тәэсир иткән. Мәсәлән, шул ук мәшһүр Шаляпинны гына искә алыйк. Ни өчен урыслар аны бик яраткан? Шаляпин татарлар кебек җырлаган. Аның тавышы күкрәктән яңгырап чыккан. Ә урыслар алай җырламаган. Шуңа да Шаляпин алар өчен зур яңалык була.

- Рәмис әфәнде, татар моңы моннан берничә гасыр элек, мәсәлән Казан ханлыгы чорында ниндирәк булган? Моны берәр ничек күз алдына китереп буламы?

- Ул вакытта шигъри мәҗлесләр үткәргәннәр. Мондый мәҗлесләр хәзерге “Евровидение”ны хәтерләткән дисәк тә була. Ә Шәрыктән килүчеләр үзләренең уен коралларын алып килгән.

- Моңда халыкны милли үзаңы, холкы чагыла диләр. Безнең җырларда халыкның милли үзаңы кимегәнме, әллә киресенчәме?

- Монда шуны әйтергә кирәк: милли аң – татар моңы инде ул. Әмма татар милли үзаңы елдан-ел кысыла барган. Хәзер аның 2%-ы гына сакланып калган. Ә 98%-ын торгызырга кирәк. “Татар моңы” бәйгесе шул эшнең бер чагылышы булып тора.

- “Әпипә” җырын эшкәрткәндә нинди уен кораллары кулландыгыз?

- Бу көйдә нәгара тавышын ишетеп була. Нәгара барабан дигәнне аңлата. Бу уен коралы бездә элек булган. Әле хәзер дә күпмедер дәрәҗәдә Әстерхан татарларында сакланып та калган. Моны ничек исбат итәргә була? Элек тавыш көчәйткечләр, ягьни микрафоннар булмаган. Шуңа татарда гаскәрләр белән барабан тавышы ярдәмендә идарә иткәннәр. Әмма фаҗигале вакыйгалар аркасында ул да, дөресен әйткәндә, бөтен мәдәниятебез дә югалган.

- Сез менә татар җыры урыслашкан дисез. Алайса Салават, Айдар Галимовлар нинди җырлар башкара булып чыга?

- Алар халыкның теләген истә тотып җырларга мәҗбүр. Хәзер җырчылар халык ни тели шуны җырлый.

- Ә яшь буын бөтенләй башкача җырлый.

- Болары заманча җырлар җырлыйбыз диләр. Җырларны да Европадагы кебек эшкәртергә тырышалар. Әмма безнең Шәрык байлыгы юкка чыкканга күрә, моңның сакланып калган 2%-ын да югалтуыбыз бар.

- Бу мәсьәләне башка халыклар ничек хәл итә соң? Татарларга бу юнәлештә нәрсә эшләргә кирәк?

- Әзәрбәйҗанда, Үзбәкстанда Шәрык уен коралларын, милли моңны үзләштерү өчен югары уку йортларын тәмамлыйлар. Бәлки, безгә дә халык уен кораллары бүлеген ачып җибәрергәдер. Балалайка янында кәмәнчә дә, саз да булсын.

Рәмис абый Әзәрбайҗанның Баку шәһәрендә туа. Нәсел тамырлары Кайбыч районына барып тоташа. Ә менә Шәрыкка хас музыка белән кызыксына башлавына Азия якларында туып үсүе этәргеч ясый. Андагы халыкларда миллилек күбрәк сакланган дигән фикердә Әширов.

Рәмис Әширов – Яшәсен Ватан узган гасырның 70 елларында ук Татарстанның советлар берлегендә союздаш республика булырга тиешлеген әйтеп йөрүчеләрнең берсе. 90-нчы еллар башында татар милләтен Мәскәү түрәләреннән яклап “Русиянең кайбер кайгыртучылары” һәм “Ватан турында уйлану” дигән ике китап та язган. Дөрес, алар рус телендә. Ул вакытта татарга каршы һөҗүм дә рус телендә ясалды, ди Рәмис Әширов – Яшәсен Ватан.
XS
SM
MD
LG