Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова сайлавы демократик дип бәяләнде


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләре Молдовада парламент сайлавы демократия һәм халыкара кануннарга ярашлы узды, дип белдерде.

29 июль узган сайлауның нәтиҗәләре җомга игълан ителәчәк.

Тавышларның 98% саналган хәлдә оппозициядәге фиркаләр депутатлары урыннарның 50%тан артыгын алачак, дип фаразлана.

101 урынлык парламентта 48 урынны коммунистлар алачак, 53 урында оппозиция вәкилләре булачак.

Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүдә халыкның 58%тан артыгы катнашты, дип хәбәр итте.

Бер ай элек президентны сайларга тавышлары җитмәгән коммунистларның башлыгы Владимир Воронин яңа парламент сайлавын уздыруны тәкъдим иткән иде.

Президентның сайлануы өчен 61 депутатның намзәтне яклавы кирәк.
XS
SM
MD
LG