Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең төньягында 100 еллык су басу


Төркиянең төньягында яуган каты яңгырлар нәтиҗәсендә Гирәсун вилаятен су баса. Хакимиятләр мондый һәлакәтнең 100 елдан артык булмаганын белдерде.

Шәһәрләрдә су бер метр биеклеккә күтәрелгән. Вилаятьнең башкаласы Гирәсун каласы зур бер күлгә әверелгән, дип хәбәр ителә. Меңләгән бинаны су баскан. Дистәдән артык кеше хәбәрсез югалган.

“Шәһәрдә халык йөзеп йөри, дистәләгән һектар чикләвек урманнарына зыян килде. Бу халыкның төп яшәү чыганагы,” диде җирле полиция вәкиле.

Әнкара төбәккә ярдәмгә 1 миллион доллардан артык акча бүлеп бирде.
XS
SM
MD
LG