Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфьюн тарату төркеме - мәхкәмәдә


Уфада ике ел элек фаш ителгән наркотик таратучылар төркеме өстеннән, ниһаять тикшерү эшләре тәмамланган һәм аларның эше Башкортстан югары мәхкәмәсенә тапшырылган.

Әлеге җинаятьчел төркемгә 30-дан артык кеше керә. Бу төркемне Виктор Солтанаев атлы 41 яшьлек ир 2003 елда ук оештыра. Әфьюн таратучылар үз эшләрен Уфада гына түгел, ә Нефтекама шәһәрендә һәм кайбер районнарда да киң җәелдерә.

Иң аянычлысы шул – бу төркемгә соңрак бер милиция офицеры да кушыла. Ул әфьюн таратучылар биреп торучы акчаларга алданып, аларның җинаятьчел эшләрендә актив ярдәм итә башлый. Нәтиҗәдә әллә күпме җинаятьләр ачылмый калу өстенә, яңалары да өстәлә тора.

Башкортстанда әфьюн кулланучылар да, аларны таратучылар да соңгы елларда үзләрен иркен тота. Наркопритоннар да ачыкланып тора. Узган елда Башкортстанда әфьюннәргә бәйле 900-дән артык җинаять теркәлгән. Бу исә, 2007 ел белән чагыштырганда, 22%-ка артыграк килеп чыга.

Русиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, барлык ачыкланган җинаятьләрнең 500-дән артыгы авыр һәм бик авыр җинаятьләр исемлегенә керә.

“Шулай ук 40-тан артык наркопритон эшчәнлегенә чик куелды”, дип белдерә наркоконтроль вәкилләре. Әфьюннәр, нигездә, Әфганстан, Таҗикстан, Үзбәкстан тарафларыннан килә Башкортстанга.

Республикада синтетик әфьюннәр җитештерү очраклары да ачыклана. Башкортстанның кечерәк шәһәрләрендә дә әфьюнчеләр арта. Нефтекама һәм Яңавыл шәһәрләрендә соңгы бер елда 6 наркопритон ачыкланган.
XS
SM
MD
LG