Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия: шиңгән гөлчәчәк мантып китәрме?


Гөлчәчәк инкыйлабы вакытында, Тифлис, 23 ноябрь 2003
Гөлчәчәк инкыйлабы вакытында, Тифлис, 23 ноябрь 2003
Нино Данелия Грузияне тотрыклы демократик ил итү өчен инде ике дистә ел тырыша. 1989 елда ул совет режимына каршы ачлык игълан иткән булган. 2003 елда Гөлчәчәк инкыйлабында катнашкан. Хәзер аңаь 35 яшь, ул ике бала анасы. Тифлистә журналистика мәктәбендә укыта. Грузиянең киләчәге өчен көрәш хәлиткеч ноктасына җитте дип саный.

Нино Данелия
“Мин балаларымның көрәшеп яшәвен теләмим. Мин аларның белем алуын, күңелле яшәвен телим. - диде Нино Данелия. - Хәзер Грузия өчен бик мөһим вакыт җитте. Тарих кабатлана диләр, без дә тарихтан сабаклар алабыз.”
Грузиянең совет чорыннан соңгы тарихы гадәттә Русия белән Америка арасындагы көрәш, я исә Путин белән Саакашвили арасындагы тарткалашу күзлегеннән чыгып сүрәтләнә. Тирәнрәк карасаң, ул Данелия кебек миллионлаган гади кешенең тарихы.

2003 ел Гөлчәчәк инкыйлабы ул кешеләрдә якты киләчәккә өметләр уяткан иде. Сәясмәннәр үзара көрәшкә чумганнан соң, бу өметләр чәл-пәрәмә килде.

2008 елның августында Русия танклары Грузиягә кергәч, грузиннар үзләренең бәйсез демокартик илдә яшәүләренең уйдырма икәнен аңлады.

Саакашвили хөкүмәте ул сугыштан соң урынында калды. Әммә илдәге сәяси кризис тирәнәйде, оппозиция аның китүен таләп итте.

Атта да, тәртәдә дә

Грузия рәсмиләре бар бәлаләрне дә Мәскәү басымы белән аңлатырга ярата. Якшәмбедә Reuters агентлыгына биргән әңгәмәсендә Саакашвили Путинның янауларын искә төшерде.

Михаил Саакашвили
“Путинның мине асып кую, Грузиянең дәүләтчелеген бетерү ниятләренә карамастан, шөкер, мин әле дә үз бүлмәмдә утырам. – диде Саакашвили. – Ул сүзендә тора торган кеше. Шуңа күрә, ул Русия сәясәтендә калган мәлдә бу тырышлыгын дәвам итәчәк.”

Грузиядәге тәнкыйтьчеләр Мәскәүнең көчле басымын таныса да, берүк вакытта, Гөлчәчәк инкыйлабы хыялларының төрмышка ашмавында бу бердән бер сәбәп түгел дигән фикердә.

“Кызганычка каршы күп кенә өметләр тормышка ашмады, - ди тарихчы һәм тәнкыйтьче Лаша Бакрадзе. – Ләкин бу тышкы басым аркасында гына түгел. Безнең хөкүмәт, берничә кешедән торган төркем, бар карарны үзләре генә кабул итте, имеш алар иң яхшы белгечләр. Башка фикерләр искә алынмады. Бу бик зур проблем”, - ди тарихчы Лаша Бакрадзе.

Нино Данелия дә башта Саакашвилине хуплаучылар арасында булган, ләкин соңнан аның да күңеле кайткан.

“Хакимият кешене боза. Без Саакашвилигә вәкәләтләр бирдек, - ди Нино ханым, - аңа һәм аның иптәшләренә бер тәнкыйтьсез бу вәкәләтләрне үзләре теләгәнчә кулланырга юл куйдык.”

Хәзер Нино Данелия сәясәтчеләргә түгел, ә җәмәгатьчелеккә өметләнә. Киләсе сайлауларда халык үзенең төпле сүзен әйтеп, яңа җитәкчеләр сайлар дип ышана.
XS
SM
MD
LG