Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Грузия сугышы нәрсә үзгәртте?


Русия хәрбие Көньяк Осетиянең Гирей авылында Русия әләмен күтәрә
Русия хәрбие Көньяк Осетиянең Гирей авылында Русия әләмен күтәрә
Русия белән Грузия арасындагы биш көнлек хәрби низагтан соң Русия гаскәрләре Абхазия һәм Көньяк Осетиядә утырып калды. Бер ел үтте, төбәктәге вазгыять янә киеренкеләнә. Грузия рәсмиләре гадәттәгечә халыкара җәмәгатьчелеккә өметләнә.

“Халыкара җәмәгатьчелек һәм халыкара кануннар Грузия ягында, - ди Грузия депутаты, Европа белән берләшү комитеты рәисе Давид Дарчиашвили. – Русиянең соңгы провакацияләренә карамастан безгә куркасы юк. Халыкара җәмәгатьчелек һәр агрессияне туктата ала, ул ил нинди генә зур булмасын.”

Дөресен әйткәндә, халыкара җәмәгатьчелекнең куәте турында алай өздереп кенә әйтүе кыен. Шул ук Европа Берлеге һәм НАТОның бу сугыштан соң Русиягә керткән чикләү чаралары асылда нәтиҗәсез булып чыкты.

Европаның тышкы бәйләнешләр шурасы белгече Даниэль Корски фикеренчә, кайберәүләр өметләнсә дә, узган елгы сугыш халыкара сәхнәгә әллә ни үзгәреш кертә алмады.

“Сугыш бетүгә кайберәүләр үзгәрешкә өметләнсә дә, бер ел узганнан ниндидер җитди үзгәрешләр турында әйтүе кыен”,- ди Корски.

Кем җиңде, кем җиңелде?

5 көнлек сугыш бер яктан Русия армиясенең халәтен күрсәтте – кечкенә генә күрше илне буйсындыру өчен аңа 5 көн кирәк булды. Икенче яктан, Мәскәү күршеләре белән эш иткәндә тупас көчкә таяна алуын күрсәтте, ди Даниэль Корски.

“Яңа салкын сугыш” исемле китап авторы Эд Лукаш фикеренчә, Кремльнең бу стратегиясе ахыр чиктә хаталы булырга мөмкин.

“Русия хәзер шуны аңлый башлады, ди Лукаш, - күршеләрнең синнән өркеп торуы һәм сиңа ышанмавы сиңа файдага булмаска мөмкин.”

Өстәвенә бу сугыштан соң төбәктәге илләр Русиядән икътисади һәм энергетик бәйлелеген киметү юлларын эзли башлады. Европа илләре үз нәүбәтендә уртак газ базары булдыру турында уйлана.

Кушма Штатларга килгәндә, күпләр бу сугыштан Грузия Вашингтон өчен беренче урында тормый икән дигән нәтиҗә ясады. Гәрчә, яңа администрация Мәскәүнең элекке совет илләрендә аерым дәгъваларын кире какты. Һәм дә ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне “сүндереп кабызу” күршеләр хисабына булай алмый, диде.

Хәзер Вашингтон Грузия һәм Украина белән мөнәсәбәтләрен “ипләп кирәк, акрын кирәк” дигән рәвештә алып бара. Вице-президент Джо Байден күптән түгел Киев һәм Тифлискә сәфәре вакытында шул карашны алга сөрде.

НАТОга керү мәсьәләсенә килгәндә, Көнбатыш бу ике илнең һәм сәяси, һәм хәрби яктан әлегә альянска кушылырга әзер түгеллеген аңлады, ди Даниэль Корски.

Шулай итеп, узган елгы сугыш бар дөньяны шаккаттырса да, халыкара көчләр торышына әллә ни үзгәреш кертә алмады. Русия һәм Көнбатыш кайбер өлкәләрдә хезмәттәшлек итә, кайберләрендә – һәркем үз карашында кала бирә.
XS
SM
MD
LG