Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йөгерү башында министр һәм Чаллы хакиме


Фрая Солтанова-Жданова
Фрая Солтанова-Жданова

Чаллыда 4 августта 100 метр арага йөгерү башланды. Әлеге йөгерү бер тәүлек буе дәвам итәчәк һәм барысы да уңышлы килеп чыкканда, Чаллы Гинессның рекордлар китабына керәчәк.

Моның өчен 6000 кешенең җәрәхәт- имгәнү алмыйча 5 августның көндезге 11 сәгатькә кадәр йөгерүе зарур. Рекорд булмый калса да зыян юк, әлеге йөгереш 2013 елда Казанда булачак Универсиадага багышлана. Бу чарада Русия һәм Татарстан гимннары яңгырамады. Гинесс комиссиясе моңа рөхсәт бирми.

Олимпия һәм дөнья чемпионы Фирая Солтанова-Жданова хәзерге вакытта Америкада яши. Чаллының рекорд куя алуына борчылу хисләре белән ул бирегә кайткан. Рекорд йөгерешен Чаллы хакиме Илдар Халиков башлап җибәрде. Ул 100 метр араны 15 секундта уза. Эстафетаны спорт министры Марат Барыев дәвам итә. Аның күрсәткече - 18 секунд.
Марат Бариев


“Рекорд кую башлангычы Чаллы хакимияте һәм спортчыларыннан чыкты. Чыгымнарны алар күтәрә һәм бераз без дә булышабыз”, диде Марат Бариев.

“Рекорд кую авыр эш, бу тарихи вакыйганы төн йөкламыйча күзәтеп чыгачакмын. Безнең халыкка әле аң дигән нәрсә барып җитмәгән. Аларны монда алып чыгу өчен күпме эш башкарырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнмәгән кешене монда әйдәкләп китерү авыр хәл. Кешенең бездә спортка үзе килгәне юк. Кирәк дип, мәҗбүри куарга туры килә. Кеше үзе акча, взнос түләп марофон ярышына чыга. Без дә ул дәрәҗәгә җитәрбез дип уйлыйм”, ди Фирая Солтанова-Жданова.

Гиннессның рекорд китабына керү өчен йөгерештә пенсионерлар да, эшмәкәрләр һәм ширкәт хезмәткәрләре, укытучылар, студентлар, укучылар катнаша.

Йөгерүдә катнашкан Алия Вәлиева(уңда) һәм Айгөл Закирова
“Безгә йөгерү кыен булмады. Тагын мондый йөгерешләр булсын иде. Без моңа бик озак һәм шатланып әзерләндек”, диделәр 49 мәктәптә укучы Айгөл Закирова һәм Алия Вәлиева.

Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Чаллы Гинессның рекордлар китабына керсә, шушы оешмадан 1 миллион 200 мең доллар акча алачак. Ләкин Татарстанның спорт министры Марат Бариев “Азатлык” хәбәрчесенең бу соравына: “Миңа бу хакта берни дә мәгьлүм түгел”, диде.
XS
SM
MD
LG