Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әй машина, машина, җитәсең бит башыма!


Газетның яңа санында машина белән сату итүче ширкәтнең намуссыз гамәлләрен, Кукмара районы Өскебаш халкының җитәкчеләрдән төзек юл таләп итүен яктырткан язмалар урын алган.

Әй машина, машина, җитәсең бит башыма!

Финанс торгынлыгы чорында әллә нинди аңлашылмаучы хәлләр килеп туа. Шушы көннәрдә газет редакциясенә хокуклары тупас бозылган кулланучы мөрәҗәгать иткән. Ул автомобиль белән сәүдә итүче “Нур-сервис” ширкәтеннән зыян күргән икән. Менә алты ай дәвамында ширкәт Гаяз Шахиевка сатып алган автомобилен бирмичә йөдәтә.

Хәер, монда эш финанс кризисында гына микән? Соңгы көннәрдә әлеге ширкәт тирәсендә бәхәсләр куерып китте. “Фольксваген групп” ширкәте “Фольксваген” машиналарын рәсми сатучы “Нур-авто” белән килешүне өзгән дигән мәгълүмат та бар. Моңа дөрес алып барылмаган финанс сәясәте сәбәпче, ди “Бизнес-газета”.

Журналист Александр Долгов килеп туган хәлнең очына чыгарга тырышкан. “Килешүдә сугыш, янгын, җир тетрәүләр була калса, машина бирүне кичектерәбез диелгән. Андый хәлләр булмаса да, хәрәкәт сизелми. Кыскасы, “Нур-сервис”ка бу нигездә хәтта җинаять эше ачып була, ди автор. Журналист күпме тырышса да, ширкәтнең җаваплы кешеләре белән элемтәгә чыга алмаган. Алар я өйдә юк, я “эш буенча” йөриләр икән.

Америка көнләлеге

Журналист Лилия Заһидуллинаның соңгы атналарда даими чыгып килүче “Америка көндәлеге”ннән янә кызыклы юллар китерелгән. “Монда (АКШта) гади кеше көненә 100 доллар эшли. Туйганчы ресторанда ашау 10-15, матур күлмәк белән түфли алсаң, 50 долларны чыгарып саласың. Әле күпме акча яныңа да кала. Бу бит бер ай түгел, бер көндә эшләгән акча! Америка әби-бабайларының пенсиясе – аена ике мең доллар, ягъни 60 мең сум. Мондый акча безнең әби-бабайларның төшенә дә керми бит”, ди автор. Автор АКШ тагы тәртипкә соклана.

“Эштән кайтсак, ут белән суны сүндергәннәр. Баштан моңа исем китмәде. Тыныч кына йөри торгач, тукта, мин әйтәм, бу бит Америка! Тик торганнан гына ник бетсен ут белән су. Сәбәбе бер генә булырга мөмкин – вакытында түләмәгәнгә бер атна чамасы узган. Нәкъ бер атна көткәннәр дә, шапылдатып өзгәннәр. Дөрес сәясәт. Үзебез гаепле. Яңадан тоташтыру 100 долларга төште”, ди журналист. Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әлеге кызыклы язма да фикерләү офыкларын киңәйтә.

Акча җыелган, ә юл бармы?

Басма редакциясенә борчулы хатлар килеп кенә тора. Укучылар газетаны ярдәмчесе итеп таный, бу шуңа дәлил. Янә бер хат Кукмара районы Өскебаш авылыннан килгән. Авыл халкы юлсызлыктан зарлана. Аны рәткә китерер өчен хәләл акчаларын да җыйганнар. Тик һаман нәтиҗә күренми. Хат авторлары килеп тикшерүне үтенә.

Хәлгә журналист Эльвира Фатыйхова ачыклык кертергә тырыша. Ул авылның үзендә булган, Өскебаш халкының җыелышында катнашкан. Аның сүзләренчә, “монда тикшереп йөри торган җир юк. Җыелган акчага ташлы балчык кайтарып салганнар. Капка төбен авыл җирлеге җитәкчесе карап йөри алмый. Артыгы калганмы ул акчаның, юкмы – анысы караңгы. Ташның яхшысы кода-кодагый капкасы төбенә салынса да, артыгы кемдер кесәсендә калса да, аны дәлилләү ай-һай. Ә асфальтны җитмеш меңгә салып булмый җәмәгать”, дигән нәтиҗә чыгара журналист. Язманы тулысынча “тыелган тема” сәхифәсеннән укырга була.

Рәхмәт әйтеп агуланабыз

Наил Вахитов әзерләгән “ахырзаман галәмәтләре” сәхифәсендә уйландырырлык язмалар урнаштырылган. “Рәхмәт әйтеп агуланабыз” мәкаләсендә сүз ясалма хәмер белән сату итүче намуссыз сүдәгәрләр турында бара.

“Илтифатлы сәүдәгәрләр сатып алучыга рәхмәт әйтә хәзер. Әйтми ни! Аннан башка яши алмый бит ул. Ә менә итәк астыннан шикле хәмер сатучыларның үзләренә рәхмәт укыйлар икән. Кибеттә 100 сум торган шешәне 50дән бирә бит ул. Сатып алучы сәламәтлегенә зыян китерү генә түгел, тормышын куркыныч астына куя, өстәвенә рәхмәт тә әйтә әле”, дип ачына автор.
Газетның яңа санында укучы әлеге язмалардан кала, бик күп кызыклы мәгълүмат таба ала.





XS
SM
MD
LG