Accessibility links

Төркия «Көньяк агымга» ризалык бирде


Путин һәм Эрдоган «Көньяк агым» төзүне күздә тоткан килешү имзалады
Путин һәм Эрдоган «Көньяк агым» төзүне күздә тоткан килешү имзалады
Төркиянең купшы сүзләрдән тартынмый торган мәгълүмат чаралары Путинның сәфәрен дә, аның килешүгә куячак имзасын да “тарихи” дип атады. Сөйләшүләрнең килешү белән бетәсе алдан мәгълүм иде. Анкара Мәскәү тәкъдимнәренә ризалыгын нигездә инде биргән иде.

«Көньяк агым» газ үткәргечен төзү турындагы килешү Мәскәү өчен дә дипломатик җиңү булып тора. Төзелгән очракта бу үткәргеч Русиягә Украинаны уратып Европага газ куарга мөмкинлек бирәчәк. Мәскәү киләчәктә Киев белән сатулашмыйча эш итә алачак, дигән сүз.

Ләкин Төркия өчен бу үткәргечнең файдасы нәрсәдә? «Hurriyet Daily News» хәбәрчесе Тайлан Белгеч моны энергиягә мохтаҗлык белән аңлата:

– Төркиянең энергиягә ихтыяҗы арта. Хәзер ул су электр станцияләре төзи, бәлки беренче атом станциясенә алыныр. Бу өлкәдә Русия ярдәм итә ала. Моннан тыш, әлбәттә, даими газ чыганагы булачак.

Мәскәү белән Анкараның бу килешүе Брюссельның ачуын чыгарыр дип көтәргә кирәк. Европа Берлеге башка бер үткәргеч төзүне алга сөрә. «Набукко» дип аталган бу үткәргеч Каспи төбәгеннән Европага шул ук Төркия аша үтергә тиеш. Июль аенда Төркия Берлекнең дүрт иле белән бу хакта ара-килешү имзалады.

«Набукко» 2014 елга сафка керергә тиеш булса, «Көньяк агым» 2015тә. Шуңа да карамастан, Брюссельдә «Көньяк агым» иртәрәк өлгерергә мөмкин дигән борчулар бар.

«Набукко»дан аермалы буларак, «Көньяк агым» үткәргечен финанслауны да, соңнан аны газ белән тутыруны Русия үз өстенә ала.


Әлеге проектны Русиянең Газпром ширкәте Италиянең ENI ширкәтләре белән бергәләп финансларга җыена. Шушы ниятләрне раслау йөзеннән пәнҗешәмбе Анкарада Путин белән Эрдоганга Италия премьер-министры Сильвио Берлускони да килеп кушылды.

Шулай итеп, Анкара бер яктан Европа Берлеге алга сөргән «Набукко» проектында катнаша, икенче яктан, аның көндәше саналган «Көньяк агымга» ризалык бирә. Төркиянең шулай берьюлы ике урындыкта утыруын Тайлан Белгеч болай аңлата:

– Төркия «Набукко»да катнаша. Бу проект Көнбатыш Европаны Русия басымыннан коткаруны максат итеп куя. Берүк вакытта ул Русия белән дә яхшы мөнәсәбәтләр саклый ала. Бу четерекле уен. Энергия мәсьәләсендә Төркия Русияне җиңел генә кире кага алмый.

Газ үкәрегеченнән тыш тарафлар тагын берничә өлкәдә килешү имзалады – авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният өлкәсеннән алып, галәм өйрәнү һәм атом энергиясе тармагына кадәр. Заманында төрек лицейлары ачып, соңнан аларны ябарга мәҗбүр булган Татарстан һәм Башкортстан өчен мәгариф өлкәсенә караган килешү аеруча кызыклы була ала.
XS
SM
MD
LG