Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора"ны тикшерү дәвам итә


"Агора" төбәкара хокук яклау берләшмәсе башлыгы Павел Чиков.
"Агора" төбәкара хокук яклау берләшмәсе башлыгы Павел Чиков.

Казандагы “Агора” хокук яклау берләшмәсен соңгы өч айда җиденче тапкыр тикшерәләр. Дәрәҗәле хокук яклау оешмалары аларны яклап чыкты.

Чәршәмбе көнне "Агора" берләшмәсенә салым хезмәте вәкилләре килде. Берләшмәнең сүзчесе хәбәр иткәнчә, Татарстандагы районара инспекция күчмә тикшерү турында карар чыгарган булган. Хәзер салым җыючыларны “Агора”ның ачылганнан бирле, ягъни 2006 елдан башлап 2008 елга кадәр салымнарның ни дәрәҗәдә дөрес итеп түләнүе кызыксындыра.

Салым хәзмәте хокук яклау үзәгенең гамәлгә кую документларын, оешу тәртибен, хисапларын өйрәнергә теләде. Бу документларны күптән түгел булган тентү вакытында милиция тартып алган иде, диде “Агора” берләшмәсе вәкиле.

Соңгы ике айда “Агора”ны Федераль салым хезмәте, Русия Юстиция министрлыгының Татарстан идарәсе, Идел буе төбәгендә финанс күзәтүчелек оешмасы тикшерде. Алар "акчаларны юуга һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору" кануны нигезендә тикшерү үткәргән булган дип хәбәр ителә.

Моңа кадәр “Агора” хокук яклау берләшмәсе эшчәнлеген карап чыккан тикшерүчеләр канун бозу очракларын таба алмаган иде.

2007 елда да “Агора”ны Федераль теркәү оешмасы, Федераль салым хезмәте, Росфинмониторинг да тикшергән иде. Алар да бернинди җитешсезлекләр таба алмады.

“Агора” башлыгы Павел Чиков, бу соңгы 3 айда оештырылган 7нче тикшерү, дип белдерде. Ул, бу бертуктамый алып барыла торган тикшерүләр безнең кемнеңдер авырткан җиренә басуыбыз аркасында алып барыла, диде.

"Агора" берләшмәсе һәм шулай ук тентү үткәрелгән Казан хокук яклау үзәге хәзер 20 ильдә булган тикшерүләрнең канунсыз булуын раслар өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә әзерләнә.

Хокук яклаучылар Татарстанның эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гильманов боерыгы белән башланган тикшерү канунсыз булган дип бара һәм мәхкәмәдә җиңәргә өметләнә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы вәкилләре дә гамәлләренең кануни булуын раслар өчен шулай ук көрәшергә эзер булуын әйтте. Бу хакта мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы Андрей Галиәкбәров хәбәр иткән.

Русия һәм Казандагы хокук яклаучылар тентүләргә дучар булган Казан хокук яклау үзәгенә һәм “Агора” төбәкара хокук яклау берләшмәсенә теләктәшлек белдерде.

Татарстандагы 6 иҗтимагый оешма һәм хәрәкәт аларны яклап чыкты.

4 август көнне “Мәскәү Хелсинки төркеме”, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәт һәм башка оешмалар Казандагы вакыйгалар сәбәпле Русия президенты Дмитрий Медведевка ачык хат юллады.
XS
SM
MD
LG