Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар милләтара нәфрәтнең артуын фаразлый


Быел Русиядә 40 якын кеше милләтара нәрфәт аркасында үтерелде, дип хәбәр итте хокук яклаучылар. “Сова” аналитик үзәге башлыгы Галина Кожевникова “Интерфакс” агентлыгына, ксенофобия аркасында ел башыннан алып санаганада Русиядә 39 кеше үлде, 191 кеше яраланды, диде.

Аның сүзләренчә, Русиянең 32 төбәгендә читтән килүчеләрне күрә алмау аркасында һөҗүмнәр булган. Иң күп тапкыр мондый хәлләр Мәскәү, Петербур һәм Түбән Новгородта теркәлгән.

Хокук яклаучылар, һөҗүмнәрнең артуын берничек тә финанс кризис белән бәйләмәскә чакырды. Неонацилар даирәсе аерым яши һәм тышкы тәэсиргә бәйле түгел, диде хокук яклау оешма вәкиле.

“Сова” аналитик үзәге башлыгы көз көнендә һөҗүмнәр санының артуы мөмкин дип фаразлый. Кожевникова, такырбашлыларның хәрәкәте активлашуын кешеләрнең ялдан әйләнеп кайтуы, чит илләрдән студентларның укырга килүе белән аңлата.

Хокук яклаучылар исәпләп чыгарганча, Русиядә берничә дистә мең радикаль-милләтче оешма эшләп килә.
Алар күбесенчә Кавказ һәм Үзәк Азия илләреннән килүчеләргә һәм башка социаль катлам вәкилләренә һөҗүм итә.

Хокук яклаучылар хәзерге вакытта, Русия милләтара нәфрәтка каршы күрелгән чараларны соңга калган дип саный.
XS
SM
MD
LG