Молдовада Көнбатыш яклы 4 фирка, "Европага интеграция өчен Альянс" дигән берләшмәне төзеде. Бу фиркаләр барысы да 23 июльдәге парламент сайлауларында оппозиция ягында булды.
Шушы берләшмә Европага интеграция һәм канунилыкны торгызу мәсьәләре Молдова хөкүмәте алдында беренче урында торырга тиеш, дип белдерде.
Бу фиркаләр коалиция төзесә дә, әлегә үз ара вазыйфаларны бүлешмәде.
Шушы фиркаләр парламент сайлауларында 101 урынның 53 генә ала алды. Аларның илнең киләсе президентын сайларга тавышлары җитәрлек түгел.
Шушы яңа берләшмә, Коммунистлар фиркасе белән, элекке җитәкче Владимир Воронин урынына яңа нәмзәт мәсьәләсендә үзара килешергә чакырды.