Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Британияне Иранда урам җыеннары оештыруда гаепли


Тәһран – Иранның рәсми мәгълүмат чаралары Британияне июнь аенда Иранда президент сайлаудан соң урам җыеннары оештыруда гаепләп чыкты.

“Иран” исемле басма үзенең якшәмбе санында Британиянең Тәһрандагы илчелеген “фетнәчеләр оясы” дип атады. “Кайһан” басмасы “Тәһрандагы урам җыеннары Вашингтон һәм Тель-Авив белән киңәшеп, Лондоннан оештырылган” дип яза.

Бу көннәрдә Иранда урам җыеннарында катнашкан кешеләр өстеннән мәхкәмә эше бара. Гаепләнүчеләр арасында илчелек хезмәткәре, чыгышы белән иранлы булган Хөсәин Рәссам да бар.

Британия тышкы эшләр министры Дэвид Миллибанд аның өстеннән мәхкәмә эшен “провакация” дип атады.
XS
SM
MD
LG