Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның хакимияткә килүенә 10 ел тулды


Мәскәү – Владимир Путинның Русия хакимиятенә килүенә бүген 10 ел тулды.

1999 елның 9 августында Русиянең ул чактагы президенты Борис Ельцин ФСБ җитәкчесе Владимир Путинны хөкүмәт башлыгы вазыйфасын башкаручы итеп билгеләде һәм үзе башлаган реформаларны дәвам итәрлек кеше дип атады.

Тиздән Путин Русиянең президенты булды һәм бу урында ике мөддәт эшләде. Хәзер ул янә премьер-министр вазыйфасын башкара.

Левада үзәге үткәргән фикер белешүләргә караганда, русиялеләр Путинның казанышлары арасына тормыш шартлары яхшыруны һәм икътисади үсешне керткән. Ә менә аның коррупциягә һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшен, олигархларны чикләү тырышлыгын нәтиҗәсез дип атаган.
XS
SM
MD
LG