Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев мәхкәмәгә килде


Бүген Казанның Киров районы мәхкәмәсендә республика президентының элекке сүзчесе Ирек Мортазинга карата мәхкәмә утырышы дәвам итте. Утырышка шикаять бирүче президент Миңтимер Шәймиев тә килде.

Билгеле булганча, 45 яшьлек Мортазин 3 маддә нигезендә - яла ягу, кешенең шәхси тормышы кагылсызлыгын бозу, кешеләр арасында нәфрәт тудыруда гаепләнә.

“Комсомольская правда” язуынча, беренче булып мәхкәмә бинасы янына Мортазин килгән. Әмма бинага бары тик утырыш башланырга 5 минут калгач кына керткәннән. Анда да үзәк түгел, ә кырыйдагы ишектән.

Президент Миңтимер Шәймиев мәхкәмә бинасы янына вакытында килгән.

Утырыш сәгать 10да башланып киткән. Бүген шаһитлардан - Мортазинның элекке хезмәттәшләреннән сорау алу планлаштырыла. Анда Мортазин элек эшләгән массакүләм мәгълүмат чараларының 70тән артык вәкиле керә.

Президент Миңтимер Шәймиев мәхкәмәдә белдерүенчә, ул Мортазинның “Миңтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы президенты” китабына зур игътибар бирмәгән. Ә менә президент үлеме турындагы Мортазинның интернет сәхифәсендә басылган ялган мәгълүмат җәзасыз кала алмый, дигән.
XS
SM
MD
LG