Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов сәясәтен тәнкыйтьләүчеләрне кулга алалар


Уфада бәйсез ufagub.com сайты аша Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов режимы алып барган милли сәясәтне тәнкыйтьләүчеләрне, аның якыннарының республикадагы ягулык-энергетика комплексы тирәсендә мутлашуларын фаш итүчеләрне күпләп кулга ала башладылар.

4 августта Башкортстан прокуратурасы янындага Тикшерү комитетының экстремизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре Уфа вакыты белән иртәнге 7-дә дистәдән артык төркемгә бүленеп, Уфагуб сайты эшчәнлегенә катнашы бар дип исәпләнүчеләрнең фатирларында тентүләр үткәрделәр. Тентүләрдән соң кешеләрнең компьютерлары, кесә телефоннары, эш кәгазьләре алып кителде.

Ә Уфагуб сайтының спонсоры исәпләнгән билгеле бизнесмен Николай Швецов, тарихчы Игорь Кучумов, тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзасы Илдар Габдрафиков, башкортларның милли каһарманы Салават Юлаевны гап-гади бандит, кеше талаучы-көчләүче итеп күрсәткән “Салават пирамидасы” китабының авторы Сергей Орлов, Швецовның хезмәткәре Константин Нестеров кулга алынып, Уфаның Орджоникидзе мәхкәмәсе карары белән ике айга зинданга ябылдылар.

Кулга алынучыларның барысына да мәгълүмат чарасы кулланып экстремистик гамәлләр кылуга чакыру, нәфрәт һәм дошманлык тудыру һәм кешенең абруй-дәрәҗәсен мыскыл итү һәм экстремистик җәмгыятьтә катнашу гаебе ташлана. Ә Николай Швецовка исә, боларга өстәп, үзенең хезмәт урынын файдаланып җинаятьчел җәмгыять эшендә катнашу һәм хакимимятләрнең кануни таләпләренә актив рәвештә буйсынмаска, гаммәи тәртипсезлекләргә, кешеләргә карата көч кулланырга чакыру гаебе тагыла.

6 августта сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре һәм Башкортстандагы иҗтимагый оешмаларның координация шурасы интернет экстремизмында гаепләнеп кулга алулар буенча фикер алышты. Әлеге утырышта катнашучылар беравыздан хакимиятләрнең хокук саклау органнары аша кылган моның ише гамәлләрен “канунсызлык” дип бәһаладылар. Координация шурасы утырышында кабул ителгән белдерүдә, кулга алынучылар җәмәгатьчелеккә фәкать республикада башкорт телен көчләп тагуга, хакимият органнарын башкортлар белән тутыруга каршы чыгучылар буларак билгеле, диелә.

“Шуңа күрә дә, Башкортстандагы аерым иҗтмагый оешмалар активистлары фатирларында тентүләр үткәрү, аларны кулга алулар, координация шурасы юристлары фикеренчә, нигезсез һәм Русия кануннарын бозу булып тора. Без моны Башкортстандагы барлык иҗтимагый активистларга басым ясау дип кабул итәбез. Без әлеге җинаять эше Башкортстанның бөлгенлеккә төшкән хакимлек кылучы режимының сәяси заказы буенча ачылган дип исәплибез һәм үзебезнең кулга алынган иптәшләребез белән бердәмлегебезне белдерәбез... Сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре һәм Башкортстандагы иҗтимагый оешмаларның координация шурасы кичекмәстән кулга алынганнарны иреккә чыгаруны таләп итә”, диелә белдерүдә.

Монда шунысын да искә алырга кирәк, Уфагуб сәхифәсенә катнашы бар дип исәпләнүчеләргә карата җинаять эше Айрат Дилмөхәмәтовның “Сугышчылар хашәрәтләргә каршы” дигән “экстремистик брошюрасыннан” өзекне бастырганнары өчен ачыла. Искә алган өзек 2007 елның 27 апрелендә сайтта пәйда була. Шуннан соң, бер ел үткәч диярлек, 2008 елның 8 маенда җинаять эше ачыла.

Әйткәнемчә, экстремистик материал баскан өчен. Әмма, әлеге брошюра фәкать 2008 елның 4 июнендә генә, ягъни әлеге брошюрадан өзек куелуга бер ел чамасы вакыт үткәч кенә Башкортстанның Кырмыскалы районы мәхкәмәсе тарафыннан экстремистик эчтәлекле дип табыла. Ягъни, ул куелган вакытта да, җинаять эше ачылган мәлдә дә экстремистик эчтәлекле дип билгеләнмәгән булган. Димәк, ул өзекне сайтка куючылар бернинди дә канунсызлык кылмаганнар. Әмма, шуңа карамастан тентүләр, сорау алулар, төрмәгә тыгулар дәвам итә.
XS
SM
MD
LG