Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һитлер Муса Җәлилне мактаганмы?


Русиядә яшәүче татарлар арасында ватанпарвәр шагыйрь булып танылган Муса Җәлил тирәсендә барган бәхәсләр һаман да дәвам итә. Казанда чыгучы “Мирас” журналының 6-7-нче саннарында “Барбаросс” инкыйразы” исемле яңа тарихи драма басылып чыкты.

Бу әсәрне “Мирас” журналы мөхәррире Әхмәт Сәхапов һәм драматург Эсфир Яһүдин иҗат иткән. Драма каһарманы буларак әсәргә кертелгән Адольф Һитлерның патриот шагыйрь буларак танылган Муса Җәлилне мактаган күренеш татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты.

Җәлил иҗатын һәм тормышын гомере буе өйрәнгән язучы Рафаэль Мостафин “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт” газетларында “Яла” дигән тәнкыйть мәкаләсе бастырды. Мостафин фикеренчә, атаклы шәхесләр турында гайбәтләрне түбән җанлы бәндәләр тарата.

“Бу драма Гаяз Исхакый турында!”


“Мирас” журналы мөхәррире, драма авторларының берсе Әхмәт Сәхапов сөйләвенчә, бу әсәр Муса Җәлил турында түгел, ә җәмәгать эшлеклесе, язучы, сәясәтче Гаяз Исхакый (1878-1954) турында. Чыннан да, сәхнә әсәрендә Муса Җәлил образы бөтенләй юк. Аның турында башка кешеләр генә берничә тапкыр искә ала.

“Әлеге драмада бер генә кеше дә Муса Җәлилне хурламады, пычратмады. Аны бары тик мактап кына сөйләделәр”, ди Сәхапов.

Ул Һитлер күрсәтмәсе белән төзелә башлаган Идел-Урал штаты президенты итеп Шәфи Алмасны, ә премьер-министр итеп Җәлилне билгеләргә җыенулары турында әйтә.

“Һитлер хуннар нәселеннән булган. Ул Советлар берлеген җимереп, Идел-Урал мөстәкыйль дәүләтен оештырырга теләде. Һитлер татарларны яклады. Шәфи Алмас белән Муса Җәлил дә аны бик ихтирам итә. Бу турыда Шәйхи Маннур “Муса” романында да язган иде. 1974 елда басылган романда Җәлилне Һитлер мактаган итеп сурәтли. Әмма җитәкчеләр Мусаны Розенберг мактасын диделәр һәм әсәрнең 72 бите юкка чыгарылды”, ди ул.

Ул вакытта исә Әхмәт Сәхапов Татарстан китап нәшриятында эшләгән. Һәм ул “Муса” романының үзгәртелмәгән вариантын укыдым дип белдерә.

Әхмәт Сәхапов
Әхмәт Сәхапов Һитлерны фон Һитлер дип йөрткәннәр дип саный. Мостафин Һитлерның мондый кушымчасы булмаган, ди. Сәхапов исә Һитлер хакимияткә килгәч, аны шулай атый башлаганнар. Бу турыда меңләп китап чыкты, дип белдерә.

“Мирас” журналы мөхәррире сүзләренчә, Германиягә каршы көрәшүче ун татарның башын чапканнар. Әмма мәхкәмә карарында Җәлил белән Шәфи Алмас исеме юк.

“Германия ярдәмендә татар милли дәүләтчелеген торгызу өчен көрәшкән әлеге ике шәхесне Сталин күрсәтмәсе белән 1951 елда СССР Югары мәхкәмәсе читтән торып үлем җәзасына хөкем итә. Ә бит канун кысаларында тере кешегә генә карар чыгаралар”, ди ул.

“Гаяз Исхакыйга Идел-Урал штаты президенты булу тәкъдим ителгән”

Германия вәкилләре Төркиядә яшәүче Исхакыйны Идел-Урал штатына президент итеп тәкъдим итә. Әмма ул бу эштән баш тарта. Аның сүзен тыңлап, Әхмәт Тимер дә президент дилбегәсен үз кулына алмый. Шулай итеп, президент вазыйфасы Шәфи Алмаска кала. Исхакый Советлар берлеген бу сугышта яклап чыга, ди Сәхапов.

“Сталин татарларга каршы үзенчә көрәшә – 1944 татарларны Монголиягә күчерергә уйлый. Бу хакта Исхакый Ворошиловка җиткерә. Алар Ворошилов белән бергә төрмәдә утырган була. Ворошилов татарларны кумаска кирәк, дип Сталинга җиткерә һәм татарлар үз җирләрендә кала”, дип саный Сәхапов.

Әхмәт Сәхапов диктафонга сөйләгән фикерләр һәм фаразлар, шулай ук аның имзасы белән таратылган белдерүләр, гаризалар теләсә кемне шаккатырырлык. Аның адвокаты “Ватаным Татарстан” газетында басылып чыккан “Яла” мәкаләсенә каршы мөрәҗәгать әзерләгән. Бу документларда китерелгән фаразлар һәм белдерүләр тарихчы-экспертлар тарафыннан тикшерелсә, бәхәсле мәсьәләләр фәнни җыеннарда каралса, бу табигый булыр иде. Мондый тикшерү һәм сөйләшүләр хәзергә үткәрелмәгән. Бәхәсләр бары тик берьяклы белдерүләр һәм шикаятьләр язуга кайтып кала. Сәхапов сүзләрен исбатларлык чыганаклар да күрсәтми.

Тарихны бозып күрсәтүгә каршы Русиядә кискен чаралар күрелгәндә, мондый “бәхәсләр” милли җәмәгатьчелекнең икегә, өчкә бүленешен тагын да көчәйтеп җибәрә. Бу матбугат битләрендә, интернатта ачык чагыла.
XS
SM
MD
LG