Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә хокук яклаучы һәм аның ире үтерелде


Зарема Садулаева
Зарема Садулаева

Чечнядә хокук яклаучы Зарема Садулаева һәм аның ире Алик Җабраилов үтерелде. Бу үтерү хокук яклаучы Наталья Эстемированы үтерүне хәтерләтә.

Чечнядә күренекле хокук яклаучы һәм аның ире үтерелде.

Русия прокуратурасы вәкиле Владимир Маркин Зарема Садулаева белән Алик Җабраилов Грозныйда эш бүлмәсеннән көч белән алып кителгәннән соң берничә сәгатьтән аларның мәетләре табылды диде.

“10 августта көндезге сәгать 2-дә Садулаева белән Җабраиловны хәрбие киемдәге, кораллы билгесез кешеләр алып киткән. 11 августта иртәнге сәгать 4-тә Грозныйның Черноречье бистәсендә Садулаева белән Җабраиловның утлы коралдан теткәләнгән мәетләре үз машиналарының йөк бүлегендә табылган. Машина республика реабилитация үзәге керешеннән 10 метрда калдырылган”, - диде Маркин.

Садулаева Чечнядә 2 сугыш тәэсиреннән зыян күргән балаларга медицина һәм психологик ярдам күрсәтүче “Буыннарны саклау” исемле хөкүмәттән бәйсез оешманы җитәкли иде. Бу оешма шулай ук сугыш нәтиҗәсендә аяк-кулсыз калган балаларга да ярдам итә.

Бәйсезлек сугышчыларына бәйле булуда гаепләнеп 4 ел төрмәдә утырып чыккан ире Алик Җабраилов бу эшләрдә хатынына ярдам итеп килгән. Алар күптән түгел генә өйләнешкән булганнар.

25 яшьләр тирәсендәге бу парны яхшы белүче хокук яклаучылар алар сәясәт белән шөгыльләнми иде ди.

Мәскәү Һельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева да “аларның эшендә бернинди сәяси төсмер юк иде, алар бары гарипләнгән балаларга һәм ярлы гаиләләрнең балаларына ярдам күрсәтә иде ди.

Июль уртасында гына Чечнядәге башка бер күренекле хокук яклаучы Наталья Эстемирова үтерелгән иде. Ул чактагы һәм хәзерге үтерүләр бер-беренә бик тә охшаган.

Хокук яклаучылар республикадагы хокук бозулар өчен Мәскәү куйган җитәкче Рамзан Кадыровны каты гаепләп килә.
XS
SM
MD
LG