Accessibility links

Кайнар хәбәр

Орышу дипломатиясе зыян китерә


Украинада Виктор Ющенко идарә иткәндә Русия бу ил белән хезмәттәшлек алып бармаячак. Бу турыда Дмитрий Медведев Ющенкога язган хатында әйткән. Әлеге хәлләр Татарстан икътисадына да тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Русия президенты Украинага илче җибәрүне дә кичектереп тора. Билгеле булганча, Виктор Черномырдин Украинада Русия илчесе булу вакәләтеннән алынгач, аның урынына Михаил Зурабов билгеләнергә тиеш иде. Әмма Украина җитәкчелеге алмашынмыйча анда илче җибәрелмиячәк, ди Медведев.

Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең суыну сәбәбен Русия президенты Украина җитәкчелегенең урысларга каршы сәясәт алып барудан күрә. Медведев Ющенконы, Грузиягә хәрби корал сатуда һәм Русия – Грузия низагында грузиннарны яклауда гаепли. Шулай ук Русия президенты Украинаның НАТОга керү теләге һәм газ мәсьәләсендә бу илнең Русия белән киңәшләшмичә, Европа берлеге җитәкчелеге белән уртак килешүләр төзүеннән канәгать түгел. Юлламада Украинада урыс теленең бу илнең мәгълүмат чараларыннан, мәгариф һәм мәдәният тармагыннан кысып чыгарылуы турында да әйтелә.

Русия – Украина мөнәсәбәтләренә татар җәмәгатьчелеге дә битараф түгел. Чөнки әлеге катлаулы хәл, республика икътисадына да тискәре тәэсир ясыячак.

Казан шәһәренең җирле украин милли-мәдәни мохтарияте рәисе Владимир Людченко сүзләренчә, бүген Татарстанда 35 меңгә якын украин яши. Аларга монда яшәү авыр булмаса да, соңгы вакытта хәлләр катлаулана башлады, ди ул.

“Әлеге хәлләрдән соң украиннарга мөнәсәбәтнең бераз начараюы сизелә. Әмма, минемчә, бү күбрәк халыкның бер-берсенә каршы торуы түгел, ә ил башлыкларының үзара килешә алмавы. Югыйсә бит урыслар да, украиннар да бер диндә, гореф-гадәтләре дә бер үк. Ләкин югары даирәләр бер-берсен аңламый. Аралар бозылган икен, димәк кемгәдер шулай кирәк. Украиннар җәмгыятенең республикада эшчәнлегенә килгәндә, барысы да элеккечә. Һәрдаим төрле чаралар үткәреп торабыз, азмы-күпме финанслау да бар. Украин телен өйрәтүче якшәмбе мәктәбе дә эшли”, диде Владимир Людченко.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов Медведевнең көтмәгәндә үтә дә кискен юллама белән мөрәҗәгать итүен Русия патриархы Кириллның Украинага олуг сәфәренә бәйли. 10 көн эчендә патриарх 11 шәһәрдә була. Гадәттә дин әһелләренең мондый сәфәрләреннән соң, үзара мөнәсәбәтләр ныгый гына. Бу юлы исә киресенчә, сәяси ара бозылды.

“Патриарх Кирилл белән Дмитрий Медведев яхшы дуслар. Шуңа күрә дә Русия тарихында беренче мәртәбә Украинага карата шул дәрәҗәдә тискәре булган юллама әлеге сәфәр йогынтысында ясалгандыр дип уйлыйм. Икенче мәсьәлә, Украинада якынлашып килүче президент сайлавы. Русия җитәкчелеге әлеге юлламасы белән киләсе сайлауда я Янукович, я Тимошенко президент булырга тиешлеген күрсәтә. Русия президентының бу юлламасына тискәре мөнәсәбәттә торам. Минемчә, Русия Украинаны үзенә буйсынган ил буларак күрергә тели. Әмма ул бүгенге көндә Русиянең үзе кебек бәйсез ил. Украинага яңа җитәкче килсә дә, бу юлламадан соң Украина белән Русия мөнәсәбәтләре яхшырмас дип уйлыйм”, ди Әхмәтов.

Сәясәт белгече фикеренчә, Русия – Украина арасы бозылу һичшиксез Татарстан икътисадына да тискәре йогынты ясыячак.

“Безнең өчен бу әлбәттә уңай күренеш түгел. Билгеле булганча, Украинада урнашкан Кара диңгез флоты Татарстан нефте белән тәэмин ителә иде. Республика исә, бу флотның нефть саклагычларын чималны экспортлауда куллана иде. “Укртатнафта” акцияләренә кагылышлы Татарстан белән Украина җитәкчелеге инде күптәннән уртак фикергә килә алмый. Бу хәлләрдән соң, Татарстан бөтенләй бу акцияләрне кире кайтару өметен югалтыр. Моннан тыш Украина белән Татарстан арасында уртак эшләр булса да, алар һәрдаим Русия җитәкчелеге күзәтүе астында узачак”, ди Әхмәтов.

Соңгы вакытта Русия – Украина мөнәсәбәтләре катлауланса да, президент Дмитрий Медведев бу күренешне вакытлыча гына, ди. Аның сүзләренчә, ике тугандаш милләт барлык проблемаларны да җиңеп чыгачак. Бары тик дустанә мөнәсәбәтләр яңача төзелергә тиеш, ди ил башлыгы.
XS
SM
MD
LG