Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әҗәткә бирелгән тормыш


Соңгы вакытта мөлкәтен биреп торган татарстаннар саны арткан. Сорау булганга, ломбардлар да йорт почмагы саен диярлек ачыла. Казандагы ломбардлар саны 50-дән арткан.

Ломбардларда “Мерседес”тан алып бер кап шырпыга кадәр алабыз” дигән язмалар эленгән. Әле 15 ел элек кенә финанс базарында “ломбард” исеме белән эшли башлаган, халыкка минутында ярдәм итеп акча биреп торган оешмаларга халык ышаныч белән карамый иде. Бүген исә, кризисның чәчәк аткан чорында, халыкның күп өлешенә ломбардлар белән якыннан танышырга туры килде. “Тиз акчада” кытлык бүген хәлле тормыштан булганны да ломбардлар белән эш итүчегә мөрәҗәгать итәргә этәрә.

Кредит түләргә...

Гүзәл ханым 2 ел элек фатир алу өчен кредит алган булган. Тик менә кризисның киләчәген генә алдан фаразлый алмаган. Элек ул ике эштә эшләп кредит бәясен аен айга түләп барган. Бүген исә, бер эшеннән куылу сәбәпле, кредитны түли алмаган айлары да була икән. Шунлыктан, кредит түләүнең соңгы көне килеп җитү белән, ул берничә тапкыр норкадан тегелгән тунын ломбардка биреп торган. "Кешедән акча сорап торырга яратмыйм мин, шуңа да ломбардка әйберне биреп торып, акча алу минем өчен кулайрак. Гадәттә, 5-15 көнгә калдырам", ди Гүзәл ханым.

“Б/у” техника

Гади халык та теләсә кайсы ломбардка кереп, тотылган тун, кием, техника сатып ала ала. Мәсәлән, Попов урамында урнашкан ломбардта аерым бер сату өстәлендә хуҗалары килмәгән, ломбардта калган алтыннарны сатуга куйганнар. Шулай ук кесә телефоны, фотоаппарат, ноутбук һәм башка техниканы күрсәтәләр. Ә алар монда хәйран күп җыелган инде.

Эчке бүлмәдә исә кеш һәм сарык тиресеннән тегелгән туннар эленеп тора. Бу әйберләрнең яртысы үзләрен килеп алу вакытын көтеп ята, яртысы инде ломбард милкенә күчкән. Аларын теләгән кеше сатып алырга мөмкин. Тик менә, ломбардта эшләүчеләр сүзенә караганда, ломбардларга әйбер калдырырга мөрәҗәгать итүчеләр бермә-бер артса да, сатып алучылар артмаган.


Алтынны акчага алыштыру

Гадәттә, ломбардка зәркән әйберләр калдыралар. Әмма бер граммын уртача 200-300 сумнан гына бәялиләр. Бәянең 70 % ын гына кулга бирәләр.

Ломбардларда, банклардан аермалы буларак, 200 сумнан берничә йөз меңгә кадәр акча алып торып була. Кредит өчен документлар да җыярга да, җаваплылыкны үз өстенә алучыны да эзләргә кирәкми.

Шулай да, уңайлыгы белән беррәттән, ломбардларга мөрәҗәгать итүнең каршылыклы ягы да бар.

"Гади банкларга караганда 3-5 тапкырга кыйммәтрәк чыга. “Ашыгыч ярдәм” күрсәтү мөмкинлеге өчен һәр көн төп бәядән 0,4-0,8 %, аена 12-24 % өстәлә, - ди Казаннын Попов урамында урнашкан ломбардта эшләүче Евгений Бикулов. Мәсәлән, бер меңлек әйберне калдырса, икенче айга 1120-1240 сум тирәсе итеп кайтарырга кирәк булачак. Әгәр кеше бер ай эчендә килеп, акчасын кайтармаса, яки вакытны тагын бер айга арттырмасалар, биреп торган әйбер ломбард милкенә күчә. Халык аудио, видеотехника, тун, зәркән әйберләрдән кала җиңел киемнәрен дә калдыра. Ир-атлар хәтта өс киеме, хатын-кызлар аяк киемнәрен дә алып килә", ди Евгений Бикулов.

Банктан кредитка акча ала алмаган гади халык фатир өчен түләү, гомумән, яшәү өчен акчаны әҗәткә алуның иң җиңел ысулын сайлый. Гәрчә, ул ысул экономик яктан иң отышсызы булса да. Шул рәвешле, кризис халыкны үзенең тормышын әҗәткә бирергә мәҗбүр итә.
XS
SM
MD
LG