Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көндәшлекне тәртипкә салучылар Казанга җыела


Сентябрь башында Татарстан башкаласында көндәшлеккә багышланган халыкара конференция узачак.

Ниндидер бер чара теге яки бу урында үтә икән, димәк анда тәҗрибәне күрсәтерлек уңышлы яклар бар, я булмаса хәлләр башкалар белән чагыштырганда күпкә хөрти. Бөтен дөньядан монополиягә каршы көрәшүчеләрнең Казанга җыелуына килгәндә исә, Русиядә монополиягә каршы көрәш хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Костюшин әйтүенчә, бу конференцияне үткәрү исемлегендә башта берничә шәһәр булган.

Евгений Костюшин
“Русия хөкүмәтенә караган монополиягә каршы көрәш хезмәте, әлеге чараны оештыручылар Бразилия, Һиндстан һәм Кытайның конкурентлык ведомстволары Татарстан мөмкинлекләренең югары булуын һәм дөнья икътисадына керткән өлешен дә исәпкә алды. Казанны Русиянең өченче башкаласы дип тә атыйлар. Шулай ук каланың үсеп килүче мегаполис таләпләренә туры килүе дә исәпкә алынган”, ди Костюшин.

Ул Татарстан идарәсенең Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда начар эшләмәвен дә әйтеп китте. Костюшин дөньяда монополиягә каршы көрәшүчеләр әледән-әле очрашып тора ди. Казанда үтәчәк җыен БРИК канаты астында үткән беренче чара булачак. БРИКка Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай керә. БРИК дөнья сәясәте, икътисады һәм финансларына йогынтысы үсә барган илләр оешмасы булып тора.

БРИКта үзара сәяси сөйләшүләр 2006 елның сентябрендә башланган. Ул вакыттагы Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән БМО генераль ассамблеясе сессиясе вакытында әлеге илләрнең тышкы эшләр министрлары очрашкан. Бүгенгә кадәр БРИК илләренең финанс министрлары, хөкүмәт башлыклары һәм илбашлары бергә җыелган инде.

Казанда үтәчәк монополиягә каршы көрәшүчеләр ягъни көндәшлекне тәртипкә салучылар БРИК тәкъдиме белән оештырылса да, башка илләрдән дә вәкилләр булачак.

“Бу чарага Европа илләреннән, Америкадан һәм Азиядән дә килергә теләк белдерделәр”, ди Костюшин. Мәсәлән, Европа комиссиясендәге картель бүлеге вәкиле Киртикумар Мета Казанда үзләренең картельләргә каршы ничек көрәшүләре турында сөйләргә җыенса, Япониянең гадел сәүдә белгече Масанори Фукамачи сәүдә вакытында алдан килешеп куюларны булдырмау тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Картельләр оешу, алдан сөйләшеп кую, икътисад базарыннан кемне дә булса төртеп чыгару юллары һәр илдә үзенчәлекле һәм аларга каршы көрәшү юллары да төрле, ди бу чараны оештыручылар.

Евгений Костюшин сүзләренчә, БРИК илләренең монополиягә каршы хезмәтләре арасында уртак килешү дә имзаланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG