Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан сайлау көнендә һөҗүмнәр белән яный


Талибан Әфганстанда 20 августка билгеләнгән президент сайлавы көнендә сайлау урыннарына һөҗүмнәр белән янады. Бу белдерү язылган кәгазьләр илнең көньягында таратылган.

Белдерүгә сугышчыларның Кандаһардагы чараларын җитәкләүче Мулла Голәм Хәйдәр кул куйган. Тавыш бирүгә килүчеләр әфган хөкүмәте һәм халыкара көчләр тарафдарлары буларак ислам дошманнары санала, диелгән белдерүдә.

20 августка илдә президент һәм вилаятьләр шураларына сайлаулар билгеләнгән.

Бүген президентлыкка төп намзәт саналган хәзерге илбашы Хәмид Карзаи үзенең ике көндәше, элекке министрлар Рамазан Башардост һәм Әшрәф Гани белән телевидениедә туры эфирда бәхәстә катнашты.
XS
SM
MD
LG