Accessibility links

Оренбур татарлары турында яңа китап


“Оренбур татарлары” исемле тарихи – энциклопедик очерк дөнья күрде. Китапның авторы – Оренбур төбәгенең татар авыллары тарихын өйрәнүче Рәшит Искәндәров.

“Оренбур татарлары” китабы рус телендә язылган, тиражы 1000 данә. Мөхәррире Лерон Хәмидуллин, рәссамы Ринат Хәсәншин. Әлеге фәнни-популяр басма Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Оренбур региональ татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән басылды.

Әлеге китап Рәшит Искәндәровның дүртенче китабы. Моңа кадәр авторның төрле елларда өч китабы дөнья күрде. Алар – “Үрге һәм Түбән Чебенле”, “Сәгыть бистәсе”, “Безнең тамырлар”.

Рәшит Искәндәров - Оренбург төбәге Һәм Сакмар районы татар авыллары тарихын өйрәнү, халык мәгарифе отличнигы, рус теле һәм тарих укытучысы, Сакмар районының Мактаулы гражданины. Бүгенге көндә Үрге Чебенле авылында яши. Милләтебезнең зыялы заты Рәшит Искәндәровка 26 июньдә 80 яшь тулды.

Рәшит Искәндәровны 70-нче еллар башыннан татар авыллары мисалында татарның үткән юлы, татарларның Оренбур далаларына таралу процесслары кызыксындыра башлый. Ял вакытларында ул архив материалларын туплауга керешә.

Авыллар тарихына кагылган материалларны эзләп төрле шәһәрләрдә Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбур архивларында эшли. 1994 елдан укыту эшен калдырып, иҗади эшкә тотына.

“Китап авыллар тарихы гына” диючеләр нык ялгыша. Бу басмада өлкәнең 72 татар авылларының тарихыннан тыш, милләттәшләребез тормышы, тарихы, көнкүреше, язмышы, мәдәнияте, табышы һәм фаҗигасе сурәтләнгән”, ди Рәшит Искәндәров.
Кемнәр соң алар Искәндәровлар? Әлеге сорауга җавапны авторның “Безнең тамырлар” китабыннан эзләргә кирәктер.

Рәшит Искәндәров

Казан губернасының Арча якларыннан күчеп килеп, Каргалыга нигез салуда катнашкан, соңыннан Чебенле авылына күченгән Искәндәровлар нәселе ул.

“Безнең тамырлар” шәҗәрәләр китабы. 167 биттән торган, 107 фотосурәт, 6 схеманы эченә алган бай эчтәлекле китапта Искәндәровларның 9 буыны тасвирланган. Кемнәр генә юк монда: игенчеләр, чик сакчылары (казакълар), дин әһелләре, шахтёрлар, диңгезчеләр, укытучылар, табиблар, хәрбиләр, юристлар, колхозчылар, фермерлар. Русиядә булып үткән революция, сугышлар, фаҗигале репрессияләр шушы зур гаиләне дә читләтеп узмаган.

Рәшит абый хезмәтләрен язуда булышучылардан беренче итеп, үзенең тормыш иптәше Маһинур Насыйр кызын атый (ул инде вафат). Матди ярдәм күрсәтеп, китапларны дөньяга чыгаруны кайгыртып йөрүчеләре: улы Әнвәр һәм Камил. Шулай ук ул авылдашларына да зур рәхмәтле.

Аерым Әнвәр турында әйтергә кирәктер, әтисенең соңгы китапларына ул әле автордаш та. Алай гына да түгел, Әнвәр әфәнденең хезмәте күпкырлы. Каргалы авылындагы бер генә эш тә аның ярдәменнән башка үтми. Авылда “Сәгыйть бистәсе” исемле телевизион студия да булдырды.

“Оренбур татарлары” китабы әтиле-уллы Искәндәровларның бергәләп эшләнгән дүртенче китабы. Бу хезмәт: “Үз милләтең өчен син ниләр эшләдең?” дигән сорауга җавап буларак яңгырый.
XS
SM
MD
LG