Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөй халыкны, сөй “Идел”не!


Яшьләр аудиториясенә юнәлгән матбугат чарасы “Идел” журналына 20 яшь тулды.

“Идел” татар тормышында яңарышлар чорында, республика үзгәрешләр кичергәндә, мәдәният, икътисад өлкәсендә яңа адымнар ясый башлаган узган гасырның 90 нчы еллар башында чыга башлый. Беренче 1989 елгы июль саны ук ике телдә 40 меңнән артык данәдә басыла. Ә инде тагын бер елдан әдәби-нәфис, иҗтимагый-cәяси журналның тиражы 120 меңгә җитә. Көрәшеп яулап алган җиңүнең тәме татлырак була. Журналны барлыкка китерү өчен Мәскәү белән көрәш үзенең татлы җимешләрен күп бирә.

“Идел” журналының татар тормышында, матбугатында үз урыны бар. Журналны гомеренә бер булса да кулына алып, эчтәлеге белән танышмаган татар кешесе юктыр. Журнал аеруча зәвыклы кешеләр арасында популяр. Аның аудиториясе урта яшьләрдәге интеллигент катлам кешеләре белән генә чикләнми. Яшьләр арасында да ул яратып укыла. Редактор урынбасары Альберт Тәхәвиев журналның кыйбласын яшьләрне җыюда ди.

“Кыйбласы – туган телебезне саклап калу, яшьләрне туплау. Журналның шигаре дә бит “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!”. Шуңа күрә алдыбызда торган төп максат – яшьләрне күбрәк үзебезгә тарту. Безнең журналга даими язып баручы 10 нчы сыйныф укучысына “Ник нәкъ менә “Идел”гә язасын, бездән кала “Ялкын”, “Сабантуй” дә бар бит әле” дигәч, ул “Сезнең журналда 7 сыйныф укучысыннан алып, сыйныф җитәкчеләренә кадәр язмаларын бастыра”, ди. Күрәсез, “Идел”нең аудиториясе киң”, ди Тәхәвиев.

Соңгы санда президент Минтимер Шәймиев, премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, шулай ук Илшат Фәрдиев, Туфан Миңнуллинның котлау сүзләре басылган. Татарстан президенты журнал турыда “Беренче адымнарыннан ук журнал мөстәкыйльлеккә омтылган каләм әһелләренең мөнбәренә әверелде. Кызыклы, әмма катлаулы вакыйгаларның шаһиты гына түгел, “Идел” аларның елъязмачысы да. Аның сәхифәләрен актарганда Татарстаныбызның үткәне белән горурланасың, бүгенгесенә сөенәсең, киләчәгенә ышаныч арта”, ди.

“Идел”нең 2009 елгы 7 саны 20 еллык юбилей уңаеннан чыкты. “Бу - безнең пирамида” дигән тышлыкта төрле елларда чыккан журналлардан пирамида сурәте төшерелгән. Чыннан да, юбилей уңаеннан чыккан сан үзенә күрә “Идел”нең энциклопедиясе булып тора. Гаять авыр заманда оешып китү истәлекләре, фото архивтан истәлекле сурәтләр дә күрергә мөмкин. Төрле елдагы редакторларның фотолары, журналның тарихын, үткәнен барлаган язмалар басылган.

1994 елның 7 нче номерында басылган Рәфик Юнысның “Өзелгән спектакль” язмасында 1968 елда Г.Камал театрында “Идел”не чыгара башлауны таләп иткән листовкалар таратылу, Мансур Вәлиевның “Идел” өчен көрәш” мәкаләсендә1975 елда үзенең “Идел” альманах мөһәррире итеп куелуы һәм шул көннән башлап альманахны журналга әйләндерү эшләрен башкаруы турында яза. Соңгы язма журналда 1996 елда гына, истәлекләр рәвешендә булган язма итеп басыла. “Идел” журнал булып чыга башлавы, милли әдәбиятны көчле журналистикага, яңа документалистикага бәйләү нияте белән журналның башына утыруы турында Римзил Вәли дә истәлекләре белән уртаклашкан.

Шулай ук, “Идел” битләреннән 20 ел дәверендә иң кызыклы һәм милләт тарихында мөһим саналган вакыйгаларны дә искә төшерергә мөмкин. Марсель Галиев “Алданудан куркам” мәкаләсендә 1964 елның августында Азнакайның Хрущевны каршыларга әзерләнүе турында репортажы бар. Вакытына илбашын илаһилаштырып, сукырларча табынуы, соңыннан, үзе уйлавынча, алдануы турына яза.
Татарның һәрбер кешесе өчен мөһим булган тагын бер зур вакыйга -1992 елның 1-2 саннарында Ркаил Зәйдулланың Казанның Ельцинны каршылау истәлеге бастырылган. Ельцинның Казандагы чыгышы, Татарстанга суверенитет бүләк итү тантанасы сурәтләнгән.

Шулай ук Нәбирә Гыйматдинованың Муса Җәлил биографиясеннән сызылып ташланган кызы турындагы “Җәлил кызы Люция: күләгәдә узган гомер» язмасын, Фәиз Зөлкарнәевның Финляндия кызы Айнур Низаметдин белән әңгәмәсен, “Идел”не журнал итеп оештырып җибәрүгә зур өлеш керткән Туфан Миңнуллинның “Минһаҗ маҗаралары” язмасын укырга мөмкин.

“Сираҗи күсәге” рубрикасында чыккан “Гармун кулларыбызда...” язмасында автор эстрадада яңгыраган җырларга тәнкыйть күзлегеннән бәя бирә. “Сәхнәне тутырган үгет-нәсыйхәт җырлаучы “аяклы мәчеләр”, мәхәббәт утларында янучы “мәҗнүннәр” туйдыра башлады. Ботаника өлкәсенә кергән кара вә кызыл миләшләрнең тәмам тетмәсен теткәннән соң, казлар ысылдатып, бүреләр улатып, көчекләр чинатып, мәчеләр мыраулатып зоологик киңлекләргә күчеп алдылар”, дип яза Искәндәр Сираҗи.

Шулай, 20 яшьлек юбилеена багышланган “Идел”дә татар тормышының, милләтнең иң истәлекле, мөһим вакыйгалары урын алган.

XS
SM
MD
LG