Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дуңгыз кизүе Хаҗга кертелми


Согуд Гарәбстаны Хаҗга баручылардан дуңгыз кизүенә каршы вакциналар ясатуны таләп итә һәм Хаҗга баручыларның яшенә чикләүләр кертә.

Быел Хаҗга баручылар исламда тыелган хайван исеме белән аталган яңа авыруга каршы мәҗбүри рәвештә вакцина ясатырга тиеш булачак. Дуңгыз кизүенә каршы шундый чара күрүне Согуд Гарәбстаны хакимияте таләп итә.

Русиянең Хаҗ шурасы рәис урынбасары Ислам Назаралиев әйтүенчә, согуд рәсмиләре шура рәисе Әхмәт Билалов яңа таләпләрне язма рәвештә җиткергән.

Анда язылганча, “Хаҗга баручылар Хаҗ визалары алу өчен виза алганга кадәр 2 атна элек быелгы кизү яки H1N1 вирусына каршы вакцина ясату турында гамәли белешмә күрсәтергә тиеш булачак”.

Моннан тыш Русия мөселманнарына быел башка яңа таләпләр дә куела. Хаҗга 65 яшьтән өлкәннәрне һәм 12 яшьтән кечерәк балаларны, йөкле хатыннарны, дәвамлы авыруларны җибәрмәскә кушылган.

Үзәк Русия мөселманнары диния назәрәтендә дуңгыз кизүе дә, аңа каршы чаралар да Хаҗга баручылар санын киметмәс дип исәплиләр.

21 августта башланачак Кече Хаҗда катнашу өчен бу көннәрдә Мәккәгә 1 меңләп кеше китәргә җыена.

Ноябрьнең икенче яртысында Зур Хаҗга исә дистәләрчә мең мөселман барыр дип көтелә.

Дамир Гыйззәтуллин
Үзәк Русия диния назәрәте рәис урынбасары Дамир Гыйззәтуллин “Русиядән Хаҗга баручылар өчен 20 мең ярым урын бирелде, һәм без өстәмә 5 мең урын сорадык, барлыгы 25 мең ярым була”, - ди.

Аның фикеренчә, Согуд Гарәбстаны Русия мөселманнарының бу үтенечен кире какмаячак.

“Согуд Гарәбстаны безнең 70 еллык совет чорында Хаҗга йөри алмаганлыгыбызны белә. Элекке елларда да без өстәмә урыннар сорый идек, һәм патшаның беркайчан да безнең мөрәҗәгатьне кире какканы булмады”, - ди Гыйззәтуллин.

Шулай да Согуд Гарәбстаны дуңгыз кизүенә каршы чараларга бик җитди карый. Хаҗ вакытында чик аша үтү кагыйдәләренең шактый кырыс булачагы турында рәсми рәвештә белдерелгән.

Мәсьәлән, очкычта дуңгыз кизүе белән авырый дип шикләнелгән бер генә кешенең булуы ачыкланса да, очкычны чик буенда тулысынча кире борачаклары әйтелгән.

Моннан тыш дуңгыз кизүенә каршы вакцина ясатылуы һәм дәвамлы авырулар булмавы турында чик буенда күрсәтеләчәк белешмә гарәпчәгә тәрҗемә ителгән булырга тиеш.

Согуд Гарәбстанында дуңгыз кизүенә каршы чараларга зур игътибар бирү патшалыкта бу арырудан инде 10-лап кешенең үлүе, 600-дән артык кешенең хастаханәгә салынуы белән аңлатыла.

Кайбер мөселман илләре Хаҗга баручыларны чикләү эшен инде үз өсләренә алган.

Мисыр хакимиятләре Хаҗ турлары сатуны тыйган. Андый турларны инде алырга өлгергәннәрнең дә бары 25 яше тулганнары һәм 65 яшьтән өлкәнрәк булмаганнары гына ул турны файдалана алачак.

Тунис, Иран һәм Малайзия исә үз халкына Кече Хаҗга баруны гомумән тыйган.

Дуңгыз кизүенә каршы вакциналарга кайтканда исә, пәнҗешәмбе көнне Русия үзендә ясалган беренче вакциналарны сынауга керешә.

Уфада табылган вакцина 70 ихтыярыйда, Иркутскийда табылганы 60 ихтыярыйда сыналачак. 1 ай дәвамында сынау уңышлы үткәрелсә, алар дистәләрчә миллон кешегә җитәрлек итеп җитештерелә башлый.
XS
SM
MD
LG