Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шопрон – Берлин Диварындагы тишек


Көнчыгыш Берлин яшьләре Берлин Диварында, 9 ноябрь 1989
Көнчыгыш Берлин яшьләре Берлин Диварында, 9 ноябрь 1989

1989 елның 19 августында йөзләгән көнчыгыш алманы Маҗарстан-Австрия чиген үтеп, Көнбатыш ягына чыга. Шопрон шәһәре янында булган вакыйга ахыр чиктә Берлин Диварының ишелүенә китерә.

Европаның үзәгендә диярлек, Маҗарстан белән Австрия чиге янында Шопрон исемле бер кечкенә генә маҗар шәһәре бар. Нәкъ 20 ел элек, 1989 елның 19 августында бу шәһәр читендәге бер аланда маҗар оппозициясе «Пан-Европа пикнигы» дип аталган чара оештыра.

Горбачевның «гласность» һәм «перестройка» чорлары. Маҗарстан һәм Австрия рәсмиләре Шопрон чиген өч сәгатькә ачарга карар итә. Чик буендагы җирле халыкларына үзара сәләмләшү өчен.

Маҗар активистлары бу хәбәрне көнчыгыш алманнарына җиткерә, чик буена йөзләгән алман җыела.

Атаргамы, атмаскамы?

Маҗар чик сакчылары командиры Арпад Белла ул көнне кизүдә тора. Бер вакыт йөзләгән кеше маҗар ягыннан чиккә таба килә башлый, араларында хатын-кызлар, балалар була.

Чикне канунсыз үтүчеләргә ут ачу фәрманы әле дә көчендә. Атаргамы, атмаскамы – карар кабул итү өчен берничә генә секунд вакытым бар иде, дип искә ала Арпад. Ул эчке тавышына буйсына һәм атмый.

20 ел элек Маҗарстан-Австрия чиген үткән алманнар янә чик буенда
– Чикнең икенче ягында хәлләр шаккатырлык иде, – ди Арпад. – Кемдер туктый алмыйча йөгерә, инде Австрия ягында булса да. Кемдер җиргә утырып елый, кемдер хисләрен тыя алмыйча көлә.

Ул көнне чикне узучылар арасында 26 яшьлек студент Дитмар Погунтке да була.

– Бер тишек аша икенче якка чыгуым булды, бер австрияле миңа “Азатлыкка рәхим итегез!” ди һәм чәнечкеле тимер чыбыктан ясалган чәчәк суза, – ди Дитмар. – Мин ышана алмыйм, беренче дивардан соң әле икенчесе, аннары өченчесе булыр дип көтәм. Теге австрияле “Сез инде Австриядә!” ди. Тирә якта һәркем алкышлый һәм шат иде.

Берлин капкасы маҗар туфрагында

Чәршәмбедә шушы тарихи вакыйга булган урында һәйкәл ачылды. Тантанада Маҗарстан президенты, премьер-министры, Германия канцлеры катнашты.

Маҗарстанның ул чактагы премьер-министры Миклош Немет Шопрон вакыйгасын Горбачевның сүзендә тора алуын сынау дип атады. Совет җитәкчесе чик аша хәрәкәт башланса, хәрби көч кулланмаска вәгъдә итә.

1989 елның 11 сентябрендә Маҗарстан Көнбатыш чикләрен тулысынча ача. 7 октябрьгә 50 мең чамасы көнчыгыш алманы Көнбатышка чыга. 9 ноябрьдә Берлин Дивары җимерелә.

Шопрон вакыйгасының коммунизм ишелүгә керткән өлеше турында заманында Германия канцлеры Һельмут Коль, «Берлиндагы Бранденбург капкасы астында маҗар туфрагы» дигән сүзләр әйткән иде.

Швециянең тышкы эшләр министры Карл Бильд үзенең рәсми блогында мондый сүзләр язып калдырган: “Тимер Пәрдә ул бер мәгънәсез буа шикелле иде. Шуңа күрә бер кечкенә генә тишек тә аның шундук ишелүенә китерде. Бу тишек 20 ел элек Шопронда тишелгән иде.”
XS
SM
MD
LG