Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саян-Шуш станциясендә суны суыртырга җыеналар


Русия Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу Саян-Шуш су-электр станциясендә су баскан урыннарны корыта башлыйлар, дип белдерде.

Каза булган җирдә 14нче кешенең мәете табылды.

Хакасиядә казада үлгән кешеләрне җирләделәр. Анда эшләгән кешеләрнең күбесе яши торган Черемушки авылында 4 кеше күмелде, дип хәбәр итте "Азатлык"ның җирле журналисты.

Тагын 60 кеше эзләнә. Алар хәбәрсез югалган, дип санала. 15 зяын күргән кеше хастаханәдә дәвалана.

Шушы каза аркасында Енисей елгасына 40 тонна май түгелгән, ягулык 15 километрга җәелгән, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG