Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли компонент мәсьәләсендә тарткалашлар


Татар иҗтимагый үзәгенең идарә утырышында бу хакта кызу бәхәсләр булды.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Аның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - оешманың төзелешен ныгыту булды. 6 июльдә ТИҮнең Низамнамәсенә үзгәрешләр кертелгән иде.

Анда рәисне идарәдә сайлау, идарә әгъзаларын да корылтайдан башка тулыландыру кебек үзгәрешләр кертелгән иде. Шуңа ярашлы, идарә яңартылды. Аңа ике дистәдән артык кеше керә. Бу татар иҗтимагый үзәге тарихындагы иң зур идарә. Утырышта комиссияләр төзелде Алар: мәгариф, мәдәният, казна, киләчәк (стратегияне булдыру), ветераннар һәм җәмәгатьчелек белән эшләү комиссияләре.

Утырышта каралган икенче мәсьәлә - милли компонент мәсьәләсе булды. Башкорт оешмалары милли компоненнтны яклап имза җыя. Аларга “Сәхибҗамал” исмеле татар оешмасы да кушылган иде. Әлеге мәсьәлә утырышта шактый бәхәсләр кузгатты.

Берәүләр милли компонентның Башкортстан татарларына бер файдасы да юк дисә, икенчеләр, аңа карамый, барлык урыс булмаган милләтләр файдасына эшләргә кирәк дип чыгыш ясады. Күпчелек тавыш белән ТИҮ милли компонентны яклап имза җыю эшенә кушылырга карар ителде.
XS
SM
MD
LG