Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйр туганнарын Өремчидан куалар


Уйгыр конгрессы җитәкчесе Рабига Кадыйрның 30 якын туганына Өремчидән китәргә кушалар. Уйгыр оешмасы тараткан белдерүдә, Кытай хакимиятләре Рабига Кадыйр туганнарының өйләреннән китүен таләп итә дип әйтелә. Уйгыр конгрессын АКШта яшәүче Рабига Кадыйр җитәкли.

Кытайдан бу мәгълүмат әлегә расланмады. Кытай хакимиятләре Рабига Кадыйрны Өремчидә киң күләм чуалышларга чакыруда гаепли. Уйгырлар һәм хан кытайлар арасында булган бәрелешләрдә 200 якын кеше үлде, мең ярымга якын кеше яраланды.

Рабига Кадыйр бу гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG