Accessibility links

Ураза адыннан соңгы туйлар


Рамазан ае башланыр алдыннан Оренбур “Милли авыл” мәдәни комплексының татар утарында беренче туй үтте.

“Милли авыл” мәдәни комплексында урнашкан Татар йортында барлык йолалар белән туй үткәрү – бу татар җәмәгатьчелегенең күптәнге хыялы иде.

Татар утарында беренче туй. Яшь парлар – Ринат белән Земфира Әтнәшевлар. Ринат – хәрби инженер, иң элек Казан суворов училищесын тәмамлаган, соңрак хәрби уку йортын, Архангельскида яши. Земфира – талибә, Петербур медицина академиясендә белем ала, тумышы белән Үзбәкстаннан. Яшьләр Петербурда танышканнар. Ринат татарча иркен сөйләшә дип әйтергә була, Земфира татар телендә кыенлык белән аралаша.


Ни өчен соң туйны татар утарында үткәрергә булганнар? Егетнең әнисе, туганнары тумышлары белән төбәкнең Пономарёвка районының Дүсмәт авылыннан, күбесе Оренбурда яши. Туйда кыз ягыннан туганнарның иң якыннары гына иде. Сәбәбе - Үзбәкстаннан Оренбурга килү зур матди чыгымнар таләп итә.

Бу туй барлык гөреф-гадәтләр буенча үтте. Язылышу алдыннан никах укылды. Ә инде язылышудан соң яшьләр машинада шәһәрнең истәлекле урыннарын урап татар утарына килде. Татар утары бусагасында кызны мендәргә бастырып, бай булсын дип акчалар чөйделәр. Ә егетнең әнисе кыз белән егеткә:


“Бал кебек телләрегез дә баллы булсын”, дип бал каптырып теләкләр теләде.

Шунда ук кызны утар кырыендагы коега Су юлын күрсәтергә алып киттеләр. Кияү коедан су алып кызның чиләкләрен тутырды, ә килен рәхмәт йөзеннән кое чылбырына чигелгән яулык бәйләп калдырды.

Кунаклар: “Киленнең алып килгән суы тәмле икән” , диешеп чиләккә акчалар сала-сала каршыдагы “Татарстан” ресторанына юнәлде.


Туйны Оренбур татар драма театры артисты Гөлназ Әбдуллаева алып барды. Мәҗлес барышында Гөлназ татар җырларын яңгыратты, ә туй өстәлен, әлбәттә, татар халык ашлары бизәде.

“Татарстан” ресторанында беренче туй мәҗлесе уңышлы үтте. Шулай булгач, соңгы туй булмас дигән өметтә калабыз, ә Рамазан аеннан соң яңа туйлар башлана”, дип елмайдылар оештыручылар.
XS
SM
MD
LG