Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер татарлары төбәк компоненты өчен борчыла


Сембердә укытучалырның август киңәшмәсе узды. Әмма җыелышта төбәкләр компонентына мәктәптә урын калдырмаган 309-нчы федераль канунга кагылышлы бер сүз дә яңгырамады.

Укытучалырның август киңәшмәсе алдыннан бу мәсьәлә буенча төрле фикерләр ишетергә туры килде. Менә аларның кайберләре:

- Андый закон булырга тиеш түгел ул.

- Татар телен бөтенләй бетерергә тырышу дөрес түгел.

- Гаделлектән читкә тайпылу бу.

- Бу закон тамырыннан ук дошманлыкка корылган.

- Туган як тарихы белән бала горурланып яшәргә тиеш. Ә моның өчен аны өйрәнергә кирәк.

- Бу канун, гомумән, бөтен табигый яшәешкә каршы чыга.

- Мондый закон булырга тиеш түгел һәм була алмый да.

- Һәркем үз телен, халыкның тарихын белергә тиеш.

- Һәр милләт баласының үз телен һәм тарихын белүе хокук кына түгел – бурычы да.

- Бу закон уйланып бетмичә кабул ителгән нәрсәдер.

- Авыр заманаларда да ана телен саклап килдек. Балаларны аннан биздерергә хакыбыз юк.

- Бала башында урыс теленә дә, изге ана теленә дә урын табып була. Ә бу закон урыслату сәясәтенең гадәти тырышлыгы гына.

- Туган тел кирәк инде ул. Ничек инде туган телсез?..

- Без моңа һич тә риза түгел.

- Бу – татарны тагын да кысу булып чыга.

- Без риза түгел: үзебезнең кем икәнлегебезне, каян килеп чыкканлыгыбызны белмәсәк, кем булырбыз соң?

- Мондый закон конституцияне дә чүп башына ыргыта кебек.

- Әти-әниләр әйтүенчә, 1959 елда ук мәктәпләрдә урысча укытуга күчереп урыслату башланган. Бу яңа закон – аннан да каһәррәк…

- Тукай әйтмешли “и туган тел, и матур тел”не белмәсәң – син кеше түгел инде.

- Һәр халык үз телен белергә тиеш. Әлбәттә, дәүләт теле булган урыс телен дә. Ә баш миендә ике генә түгел – күп телләргә дә урын бар. Ә бу закон безне ана теленнән мәхрүм итү өчен генә чыгарылган.

Ләкин август киңәшмәсендә бу мәсьәләгә әллә ни игътибар бирелмәде. Быел да, гадәттәгечә, татар, чуаш, мукшы телләре укытучылары бергә җыелды. Мәгариф департаментында милли телләрне укыту буенча Баш белгеч вазыйфасын биләүче чуаш кызы Федосья Улендеева алып барган җыелыш бәйрәм төсен алды. Милли телләрнең мәктәпкә кайтарылуына, татарча һәм чуашча газетт һәм телетапшырулар чыга башлауга 20 ел тулуга багышлангандай килеп чыкты бу чара.

Чуаш автономиясе рәисе Владимир Сваев үз чыгышын мәктәптә патриотизм рухы тәрбияләүнең мөһимлегенә багышлады. Шул ук вакытта ул оптимальләштерү шаукымы нәтиҗәсендә мәктәпләрне кыскартуга һәм БДИның мәгънәсезлегенә игътибар юнәлтте.
Педагогия университеты доценты Сергей Шаврыгин татар-чуаш телләре төркеменә укучылар туплау кыенлыклары белән бүлеште һәм бу җәһәттән ярдәм сорады. Татар-чуаш телләре укытучысы булырга теләүчеләрнең сирәклегенең Русиядәге милли сәясәт җимеше икәнен ачыклап тормыйча инде, әлбәттә.

Укытучыларның белемен камилләштерү институты деканы Фәрит Хәйруллин фикеренчә, дин дәресләрен мәктәпкә кертү конституциягә каршы килә, чөнки дин дәүләттән аерылган. Монысына каршы сүз булмады. Ә менә Фәрит әфәнденең “Халыкта теге яки бу телгә ихтыяҗ булмаса, ул үсеш алмаячак. Мондый телләрне мәктәпләргә көчләп кертүнең мәгънәсе дә юк”, дигән сүзләре милли хәрәкәт активистлары тарафыннан кискен тәнкыйтькә тотылды.

Җыелышта төбәкләр компонентына мәктәптә урын калдырмаган 309-нчы федераль канунга кагылышлы бер сүз дә яңгырамады. Моңа аптырау белдергән сорауга җавап итеп, өлкә парлаементы хезмәткәре Гөлфинур Чулакова быелга бу канун гамәлгә кертелми әле, дип беркадәр тынычландырды.

Алдагы елларда ниләр булыр, “бердәм урыс халкы” дигән кавем булдыруда нинди алымнар кулланылыр тагын…
Ә әлегә “оптимизация” дигән шаукымның өлкә буенча проекты бәян ителде. Аның буенча кайбер мәктәпләр бөтенләй ябыла, башкаларының статусы түбәнәя. Иске Майна районының - Ертуган, Карсун районының - Тау иле, Иске Кулаткы районында Яңа Терешка, Карамалы, Яңа Мостяк, Яңа Кулаткы, Зирекле мәктәпләре бөтенләй ябылалар. Урта мәктәп статусыннан 8 еллыкка калучылар арасында Николаев районы - Әхмәтле, Павлов районының – Евлейка, Яңа Малыклы районының Әбдери авыллары мәктәпләре дә бар.
XS
SM
MD
LG