Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Казан арасы: татар теле бәласе


Республика укытучыларының август киңәшмәсе узды. Киләчәктә татар мәктәпләре сакланып калырмы? Министр тынычландыра, укытучылар билгесезлектә.

Республика укытучыларының август киңәшмәсе алдыннан пикетка чыккан Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге вәкилләре янына килгәндә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев пленар утырышта милли белем бирү мәсьәләсе күтәреләчәген әйткән иде.

Чыннан да президент та, Татарстан мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов та үз чыгышларында моңа басым ясады, әмма шулай да сораулар күп калды.

Ни кызганыч, татар теле укытучыларын үзләренең киләчәк язмышы борчыса да, киңәшмәдә бу хакта сораулар бирүче булмады. Бәлкем җитәкчеләрнең “барысы да яхшы булачак” дигән чыгышы шулай тәэсир иткәндер.

Министр Гыйльметдинов әйтүенчә, хәзер яңа мәгариф проекты эшләнгән һәм ул имзаланган очракта, милли мәгариф өчен зур мөмкинлекләр ачылачак.

Әлеге яңа стандартлар Русия мәгариф һәм фән министрлыгы кул астанда эшләнә. Аның эксперт комиссиясенә министр Гыйльметдинов та керә. Һәм ул комиссиягә Татарстан галимнәре һәм укытучылары милли телне укыту өлкәсендә үз тәкъдимнәрен кертеп торды.

“Безнең республика тәкъдимнәренә колак салдылар һәм аларны күбесе проектка кертелде”, диде министр.

Татар һәм урыс теле бертигез булырга тиеш

Татарстан җитәкчелеге татар һәм урыс теленең бертигез укытылуы өчен көрәшә. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин да элегрәк берничә мәртәбә әйткән иде. Элек Мәскәү, хәтта Татарстанда татар телен күбрәк укытуны да тәкъдим иткән иде.

Яңа стандартлар нигезендә укыту 2010 елның 1 сентябреннән башлана. Әмма инде быелдан ук кайбер мәктәпләрдә эксперемент рәвешендә яңа стандартларны кертә башлау күздә тотыла. Әлеге проект раслау өчен дүшәмбе көнне Русия мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим ителгән.

Шәймиев сүзләренчә, федераль стандартларда 1-4 сыйныфларда ана телен өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр карала. Хәтта артыгы белән дә дип өстәде, президент.

Ул ТИҮ вәкилләре белән очрашканда да, кечкенә чактан алып 4-нче сыйныфка кадәр татар телен өйрәтсәк, ул гомерлеккә сакланып калачак, дигән иде. Өлкәнрәк сыйныфта президент урыс һәм инглиз теленә басым ясарга кушты. Ягъни Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) башка төбәктәге укучылар белән бер дәрәҗәдә бирерлек булырга тиеш.

Ни кызганыч, август киңәшмәсендә БДИны татарча бирдерү турында сүз булмады. Гәрчә, ТИҮ вәкилләре пикетта моны да таләп иткән иде. Күрәсең, бу мәсьәләгә инде нокта куелгандыр. Шулай да Шәймиев министрга ТИҮ вәкилләре белән очрашып сөйләшергә киңәш итте.

Авылда дистанцион уку

Билгеле булганча, БДИны тапшыру нигезендә, республика күрсәткечләре мактанырлык түгел. Моның сәбәпләрен мәгариф оешмалары җитәкчеләре имтиханнарның объектив үтүендә күрәләр. Ләкин 11 ел буе татарча укыган балага урысча имтихан бирдереп нинди нәтиҗә көтәсең. Ләкин бу хакта киңәшмәдә әйтелмәде. Гәрчә элегрәк Данил Мостафин бу өлкәдә анализ ясаячакбыз дигән иде.

Киңәшмәдә аз санлы укучылар мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе түбән булуы әйтелде. Моны хәл итү өчен берәүләргә база мәктәпләренә, икенчеләргә интернатларда яшәп белем алырга, өченчеләргә дистанцион укуга күчәргә туры килергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG