Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә тәмәкене тыюга каршы чыгалар


Төркиянең кафе, бар һәм ресторан хуҗалары тәмәке тартуны тыю канунына ризасызлык белдерә. Канун гамәлгә кергәннән соң андый урыннарга йөрүчеләр кимегән.

Узган сишәмбедә Төркия башкаласы Анкарада сәламәтлек саклау министрлыгы каршына кафе, бар һәм рестораннарда тәмәке тартуны тыюга ризасызлык белдереп бер меңләп кеше җыелды.

1 ай элек гамәлгә кергән тыюга ачуларын белдерү өчен чәйханә, ресторан, бар хуҗалары Төркиянең төрле өлешләреннән килгән иде.

Төрек кафе һәм ресторан хуҗалары берлеге рәисе Мурат Агаоглу “Хөкүмәт 1 ел элек тәмәкегә каршы канун чыгарганда кечкенә ашханәләр хуталарының борчуларын исәпкә алмады. Вак сәүдә вәкилләре буларак без хакимиятләргә үз теләкләребезне җиткергән идек. Алар безне тыңлап башка ябык урыннарда гамәлгә кергән тәмәке тартуны тыюны барлар, кахвәханәләр һәм рестораннар өчен 1 елга кичектереп торырга булды. Без кахвәханәләрдә тәмәке тарту рөхсәт ителгән һәм тыелган аерым бүлмәләр булдыруны да таләп иткән идек”, - ди.

“Бу тыю сәбәпле каһвәханә хуҗалары авыр хәлдә калды. Алар бурычларын түли алмый, алар кәсепләрен элеккечә җиңел генә алып бара алмый”, - ди Агаоглу.

Премьер-министр Рәҗәп Тайип Эрдоганның исламчы хөкүмәте исә тәмәкене тыюын Төркиядә тәмәке тартуны һәм тәмәке тарткан кеше янында төтенне сулаудан кешеләр сәламәтлегенә зыянны киметү белән аңлатты.

2008-нең маенда тарту башта эш урыннарында, җәмәгатьчелек транспортында һәм башка җәмәгатьчелек урыннарында тыелды.

Бер ай чамасы элек тыю кафе, бар, рестораннарга да килеп җитте.

Сәламәтлек саклау министры Рәҗәп Акдаг узган елның маеннан бирле тәмәке тарту 7 процентка кимеде ди. Аның әйтүенчә, тарту бар һәм рестораннарда да тыелганнан соң тәмәкене ташлаучылар тагын да арткан.

Хөкүмәт тәмәке тартучылар өчен махсус бүлмәләр булдыру таләбен кире какканда Акдаг кафе һәм бар хуҗаларына “борчылырга сәбәп юк. Халык тәмәкедән азат урыннар булдыруны яклый, бары тик тәмәке җитештерүчеләргә һәм сатучыларга гына зыян киләчәк”, “без киләчәгебезне, яшләребезне саклау өчен тырышабыз”, - диде.

Бер ай элек гамәлгә кергән тыюларны бозучылар акчалата җәзага тартыла.

Ярамаган урында тәмәке тартучылар 45 доллар, үз урыннарында бу канунның үтәлүен тәэмин итмәүче хуҗалар исә 365 доллардан алып 3660 долларга кадәр, тәмәке төпчеген җиргә яки идәнгә ташлаучылар 16 доллар штраф түләргә тиеш.

Бар, ресторан, кафеларда бу канунның ничек үтәлүен көтелмәгәндә килеп тикшерүче яңа төзелгән махсус хезмәткә 4500-ләп кеше эшкә алынган.

Европада тәмәкене күп тартучылар турында еш кына “төрек кебек тарта” диләр.

Хөкүмәт әйтүенчә, тәмәке тартуга бәле авырулардан Төркиядә елына 100 меңнән артык кешенең гомере өзелә.

Хөкүмәт халык бу тыюны яклый дип тәкърарласа да, Анкараның төрле ресторан һәм барлар тулган Сакарья урамында тыюны якалучылар бик күп түгел.

Шундагы ЭскиЙени исемле бар хуҗасы Җаглар Озҗан бу урамдагы барларның яртысы ябылырга мәҗбүр булачак ди.

Төркия кыйммәтле кәгазьләр базарлары берлеге исәпләвенчә, әлеге канун гамәлгә кергәннән соң кафе, барларга йөрүчеләр саны 20-ләп процентка кимегән.

Канунның гамәлгә керүе кризис чорына туры килү бар хуҗаларының хәлен тагын да авырайта.
XS
SM
MD
LG