Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечен төркеме җаваплылыкны үзенә алды


Җомга көнне Кавказцентр сәхифәсендә Риядус Салихийн төркеменең белдерүе дөнья күрде. Әлеге белдерүендә бу төркем Русиягә каршы “икътисади сугыш” игълан итүен хәбәр итә. Себердә электр станциясендә булган каза һәм Ингушетиядәге интрихар һөҗүм өчен бу төркем җаваплылыкны үз өстенә ала.

Саян-Шуш станциясендә булган шартлау нәтиҗәсендә корбаннар саны 47-гә җитте. Тагын берничә дистә кеше хәбәрсез югалган санала.

Шул ук көнне Ингушетиянең Назрань шәһәрендә машинага куелган бомба шартлау нәтиҗәсендә кимендә 25 кеше һәлак булды.

Моның икесе өчен дә Риядус Салихийн төркеме җаваплылыкны үз өстенә ала һәм Русиядәге нефть, газ үткәргечләре, электр станцияләренә һөҗүм итү өчен Русиягә сугышчылар җибәрүен хәбәр итә.

Белдерүдә әйтелгәнчә, сугышчылар Саян-Шуш станциясенең турбина бүлмәсенә сәгатьле шартлактыч урнаштырган. Шартлау нәтиҗәсендә килгән зыян алар көткәннән дә зуррак булган.

Русия рәсмиләре бу белдерүне кире какты. Баш прокуратура сүзчесе Владимир Маркин сүзләренчә, “каза урынында шартлаткыч матдә эзләре табылмаган, бу казаны террор гамәле дип атау өчен бер дәлил дә юк.”

Террорчылык һәм иминлек мәсьәләләрен тикшерүче агентура.ру сәхифәсе мөхаррире Андрей Солдатов чеченнарның бу белдерүенә шикләнеп карый.

“Әлбәттә бу 90%-ка ялган, үзенә күрә реклама, – ди Солдатов. – Икенче яктан, Риядус Салихийн төркеме әйткәнен эшләве белән мәгълүм. Тик бу очракта әлегә дәлилләр юк.”

Дәлилләр юк, әмма ихтимал

Кушма Штатлар дәүләт департаменты тарафыннан террорчыл дип танылган Риядус Салихийн төркемен башта Шамил Басаев җитәкләде.

2006 елда Басаев үтерелгәннән соң, дилбегә Доку Умаровка күчте. Төньяк Кавказда ислам дәүләте төзүне төркем үзенең максаты итеп куя.

Риядус Салихийн 22 июньдә ингуш президенты Юнысбәк Евкуровка ясалган һөҗүм өчен җаваплылыкны да үз өстенә алды.

Июнь аенда Русия гаскәрләренең хәрби гамәлләре нәтиҗәсендә Доку Умаров юк ителгән йә каты яраланган дип хәбәр ителгән иде. Әммә июль аенда ул радиобызның Төньяк Кавказ бүлегенә шалтыратып, исән-сау булуын хәбәр итте.

Төньяк Кавказда рәсмиләргә һәм милиция хезмәткәрләренә каршы һөҗүмнәр көн саен диярлек булып тора. Җомга көнне Грозныйда шундый интиһар һөҗүмнәр нәтиҗәсендә дүрт милиция хезмәткәре һәлак булган.

Тикшерүче журналист Андрей Солдатов фикеренчә, Умаров төркеме Кавказда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә һөҗүмнәр башкара ала.

“Умаров төркемендә Кавказ кешеләре генә түгел, анда җиһадта катнашырга карар иткән урыслар да бар. – ди Солдатов. – Шуңа күрә аларның Кавказдан еракта да мондый гамәлләр башкара алуын кире кагып булмый.”
XS
SM
MD
LG