Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда террор һөҗүме кисәтелде


Пакстанның иң зур шәһәрләренең берсе булган Карачи каласында террор һөҗүме әзерләүдә шикләнелеп 7 кеше кулга алынды.

Полиция хәбәр итүенчә, бу кешеләр Әл-Каидага бәйле һәм алар хөкүмәт биналары һәм югары рәсмиләргә каршы һөҗүмнәр әзерләгән булган. Тентүләр вакытында шартлаткычлар, накротик һәм шәһит билбаулары табылган.

Илнең көнчыгышында Саргодха шәһәрендә Талибанның 6 әгъзасе кулга алынган. Алар да террор гамәлләрен әзерләүдә шикләнелә.
XS
SM
MD
LG