Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уразада нәрсә ашарга?


Уразада хөрмә, балык ашарга, күбрәк су эчәргә киңәш ителә. Уразаны сәламәтләнү өчен тотарга ярамый.

Күпләр көннәр озыная барган саен ураза тоту авыррак дип санаса, руханилар һәм табиблар моның белән килешми. Алар фикеренчә, тиешле ризыкны гына куллансаң көн дәвамында ризыктан тыелып тору шактый җиңел.

“Болгар” мәчете имамы Илдус хәзрәт Фәиз сүзләренчә, кышларын көн кыска булса да кеше тәнен җылыту өчен организмы тагын да күәтлерәк эшләргә тиеш, шуңа җәйге озын көннәрдә ураза тоту кыш көне белән чагыштырганда әлләни авыр түгел.

“Әлбәттә, җәй көнне сусау көчлерәк булырга мөмкин. Әмма көн озынлыгы әлләни әһәмият уйнамый. Җәй көнне күп җисемне эшләтергә кирәкми”, ди ул.

Фәиз сүзләренчә, ашамау сәбәпле, кеше кызып китә торган була. Ә кызып китү ул күп хәлне ала. Шуңа ул ураза тотучылар беренче чиратта сабыр буларга тиеш, ди.

Табиблар фикере

Табиблар исә елына бер тапкыр бөтен тәнне чистартырга кирәклеген әйтә. Мисал өчен “Болгар-стом” хастаханәсе башлыгы Айрат Хәкимов сүзләренчә, ураза вакытында кешенең бәдәне ачыга һәм элек организмга җыелган матдәләрен куллана башлый. Шуның ярәмендә кешенең әгъзалары чистара..

“Медси” хастаханәсе башлыгы, табиб Илдар Төхвәтуллин сүзләренчә, уразада күбрәк кипкән җимешләр, кош ите һәм балык ашарга кирәк.

Билгеле булганча, авыз ачканда хөрмә ашарга киңәш ителә. Төхвәттулин әйтүенчә, анда углеводлар һәм витаминнар бик күп.

“Ул көч бирүче җимеш буларак санала. Көн дәвамында беткән хәлне кайтарырга ярдәм итә”, ди табиб.

Моннан тыш ул бодай ризыклары, шпинат, төрле яшелчәләр, сөт ризыклары ашарга кирәк дип саный. Иң мөһиме ризык кыздырылган һәм майсыз булмасын.

Ләкин шулай да ул авыру кешеләргә уразага керер алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк дип саный.

“Өлкән кеше уразага керер алдыннан үзенең авыруларын дәваларга тиеш. Әгәр дару эчәргә, табибка күренергә тиеш булса, әлбәттә, ураза тотмаска кирәк, чөнки ул аның тормышына куркыныч тудыра”, ди Төхвәтуллин.

Илдус Фәиз әйтүенчә, авыруы көчәеп китәргә мөмкин икән, ягъни кеше үзенең хәлсезләнүен, мисал өчен шикәр күбәюен белә икән ул вакытта, әлбәттә, уразаны туктатып тору кирәк.

“Әгәр хроник авыру икән ул уразаны тотмыйча, фидия түләве хәерлерәк. Ягъни иртән һәм кичен бер кешегә авыз ачтырырга, яки 100 сумлык ризык бирергә тиеш.

Фәиз әйтүенчә, кайбер кеше уразаны сәламәтләнү өчен тота, әмма бу дөрес түгел.

“Уразаның максаты ул түгел. Әгәр кеше ураза тотып карыйм әле, бәлкем сәламәтләнеп китмәмме дип уйлый икән бу инде ялгышлык”, ди Фәиз.

Руханилар да, табиблар да уразада сәхәр һәм ифтар вакытында артык ашау зарарлы булуын әйтә. Алар күбрәк су эчәргә киңәш итә.

“Артык ашау кешене зәгыйфләндерә генә”, ди Илдус Фәиз.
XS
SM
MD
LG