Accessibility links

Кайнар хәбәр

Муса Җәлил кемнеке?


25 август җәлилчеләрне җәзалап үтергән көн буларак та билгеле. Шушы уңайдан, Татарстанның Русиядәге вәкиле Назиф Мирихановның үз фикерләре белән ураклашты.

Соңгы вакытта матбугатта, интернет сәхифәләрендә шагыйрь Муса Җәлилнең шәхесе хакында төрле фикерләр укырга була. «Мирас» җурналының 6-7нче саннарындагы Әхмәт Сәхәпов һәм Эсфир Яһүдинның драма әсәре басылып чыкканнан соң, фикерләр тагын да күбәйде.

25 август җәлилчеләрне җәзалап үтергән көн буларак та билгеле. Шушы уңайдан, Татарстанның Русиядәге вәкиле Назиф Мирихановның да үз фикере бар:

«Татарларның Русия күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә танылган шәхесләребез күп түгел. Без Тукайны, Җәлилне үзебезне танытыр өчен Русия күләмендә күтәрергә тырыштык. Муса Җәлил безнең милләтне таныткан исем ул.

Халык өчен данлыклы исем булу да бик кирәк. Көн саен Чыңгыз ханның кәкре кылычын болгап торып булмый бит инде. Мин ул пьесага карарта да («Барбарос» инкыйразы»), башка фикерләргә карарта да берни дә әйтмим.

Заман үзгәрә, фикер, сәясәт, идеология үзгәрә. Кайбер билгеле булган фактларга яңача карый башлыйсың. Ләкин үзең утырган ботакка балта чабу - бу инде исәрлек. Татар халкының шундый шагыйре бар икән, үзебез инде аны бетереп ташларга тиеш түгел», диде Назиф Мириханов.
XS
SM
MD
LG