Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәлилчеләрне искә алдылар


Моннан 65 ел алман төрмәсендә татар халкының 11 ир егетенең башы киселгән. Тарих битләренә алар “җәлилчеләр” булып кереп калды. 25 августта Казанда җәлилчеләрне искә алдылар.

Чара көндезге сәгать уникедә, Муса Җәлил һәйкәле янында тынлы оркестр йөреше белән башланып китте. Искә алу өчен бала-чага, карты-яше , рәсмиләр, зыялылар, шагыйрьләр – барысы 300ләп кеше җыелды. Әйтергә кирәк, чара югары дәрәҗәдә һәм үтә дә патриотик рухта оештырылган. Шагыйрь Роберт Миңнуллин да шундый бер шигырен укыды.

Мәскәүдән Муса Җәлилнең кызы Чулпан һәм оныкчыгы Миша килгәннәр иде. Чулпан Җәлил сүзләренчә, ул ел саен шушы авыр һәм дәһшәтле көнне Казанда каршы ала.

“65 елда берничә буын алмаша. Безнең киләчәгебез якты булсын өчен алар гомерләрен биргәннәр. Күп шигырьләре аша алар халыкка

Чулпан Җәлил

туган ил өчен баш салуларын белүен җиткерергә тели. Кайбер вакытта икеләнүләр дә бар иде. Әмма бүген бар да ачык. Эзләнүчеләр, язучылар, фән эшлеклеләре аларның каһарман тормышы турында күп документлар тапты. Мин бу көннәрдә Казанга кайтырга тырышам. Миңа монда җиңелрәк. Аларның ничек башларын кистерергә барганын күз алдына китереп уйланам. Бу хәлләргә 65 елдан артык вакыт узса да, йөрәгемә барыбер авыр. Шушы һәйкәл, кирмән диварлары янында күңелемә тынычлык табам”, ди Чулпан Җәлил.

Искә алу чарасы ел саен үткәрелеп, гадәткә кереп бара. Быел чарада балалар, яшь каләм ияләре күп катнашты. Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов әйтүенчә, яшь буынга җәлилчеләрнең батырлык үрнәкләрен җиткерү мөһим.

“Без җәлилчеләрнең каһарманлыгын туасы буыннарга җиткерергә тиеш. Алар халыкның батырлык символы, сәнгати образлар буларак барып ирешергә тиеш. Бу чарада яшь шагыйрьләрнең , балаларның чыгыш ясавы шундый мәгьнәгә ия иде”, диде Илфак Ибраһимов.
Искә алу чарасы изге рамазан көннәренә туры килде. Җыелган халык Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил Юныс белән һәлак ителгәннәр рухына дога кылды. Ахырдан, бергәләшеп һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Һәйкәлгә чәчәк илтүче зыялылар, иҗатчылар арасында Газинур Морат та бар.

“Соңгы вакытта җәлилчеләр турында күп гайбәтләр йөри. Халыкның горурлыгына әйләнгәннәрне пычрату бара. Бу очраклы түгел. Мондый сәер эшне үз милләттәшләребез эшли. Мин моңа гарьләнәм. Чарага килгәндә, халыкның хәтерен яңартып тору өчен эшләнелгән изге гамәл, дип уйлыйм”, диде шагыйрь Газинур Морат.

Рафаил Мостафин

Җәлил иҗатын тикшергән Рафаил Мостафин да үз фикерен җиткерде: “Җәлилнең батырлыгында шикләнергә урын юк. Мин меңләгән кешеләр белән сөйләшеп чыктым. Искәндәр Гыйләҗев тә тикшерде. Кемдер үзен күрсәтү өчен Җәлилне сатлыкҗан итеп күрсәтергә тели. Имеш, ул Гитлер белән сөйләшеп йөргән, имеш Гитлер аңа квартира, нәшрият биргән. Бу - уйдырма.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгы якынлаша. Монда җыелып аларны искә алабыз икән, ул бөтен вафатларның рухын искә алу. Җәлил бик тирән фикерләрен шигырьләре аша әйтеп бирә алды. Бөтен һәлак туганнарыбызны искә алабыз. Бу - хәтер митингы”, ди Рафаил Мостафин.

Хәтер митингы һәлак булганнар истәлегенә һавага ату белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG