Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын бер мәшһүр Кеннеди үлде


АКШның иң танылган сәясәтчеләренең берсе сенатор Эдвард Кеннеди 77 яшендә баш миендәге яман шеш авыруыннан вафат булды. Аның бертуган абыйлары барысы да һәлак булган иде.

Эдвард Кеннеди үлеме турында аның гаиләсе игълан итте.

Беренче тапкыр Массачусетс штатыннан сенатор булып Кеннеди 1962 елда сайланды. Ул елны аның бертуган абыйсы Джон Кеннеди АКШ президенты булып сайланды.

Эдвард Кеннединың өч бертуганы да һәлак булды. Иң олысы – Джозеф Кеннеди икенче дөнья сугышы вакытында очкыч казасында үлде. АКШ президенты Джон Кеннеди 1963 елда атып үтерелде. Президентлыкка намзәт булган Роберт Кеннеди 1968 елда сайла уалды кампаниясе вакытында үтерелде.

Президентлыкка юл өзелде

Эдвард Кеннеди да 1980 елда президент сайлавында катнашырга бер омтылыш ясады. Әмма беренчел сайлауда ук партиядәге көндәше Джимми Картерга оттырды. Аның президентлык өчен көрәшен 1969 елда булган бер машина казасы туктатты.
Эдвард Кеннеди 2 сентябрь 1962 ел


Бер ханым белән мәҗлестән кайтышлый Кеннеди машинасы казага очрый, хатын-кыз һәлак була, сенатор мәетне ташлап кача. Полициягә ул үзенең исерек булганын әйтми һәм хатын-кызга ярдәм иткәнен белдерә. Соңыннан ул үз гаебен таный, аңа шартлы хөкем карары бирелә. Бер ел узгач ул янәдән сенатор булып сайлана, әмма әлеге юл һәлакәтеннән соң ул бертуганнары кебек үл югары сәяси уңышларга ирешә алмый.

“Чорның иң яхшы сенаторы”

Демократ Кеннеди республиканнар белән хезмәттәшлек итте. Аның сәяси тормышындагы төп максаты – американ халкына медицина ярдәме иде. Хәле начар булуга карамастан Кеннеди 2008 ел башында сәхнәгә менеп президентлыкка намзәт булган Барак Обаманы яклап чыгыш ясады.

Обама тәкъдим иткән сәламәтлек саклау турындагы канун өлгесе хәзер АКШ Конгрессында карала. Сенатор Кеннеди аның нәтиҗәсен күрмиячәк. Обама Эдвард Кеннедины “безнең чорның иң яхшы сенаторы” дип атады.
XS
SM
MD
LG