Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция түрәсе мәхкәмәгә тартыла


Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсе башлыгы урынбасары, полковникка төрмә яный.

Башкортстан эчке эшләр министрының элекке урынбасары, 44 яшьлек полковник Урал Шәмигуловның җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Бу хакта Башкортстан прокуратурасының тикшерү бүлеге хезмәткәре Светлана Абрамова хәбәр итте.

Урал Шәмигулов үз вазыйфаларын шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануда, эчке эшләр органары абруена тап төшерүдә гаепләнә. Әлеге эшне тикшерү бер елга якын барды һәм әле барлык шаһитлардан сораулар алынып беткән, документлар мәхкәмәгә әзерләнгән.

Эчке эшләр министры урынбасары Урал Шәмигулов быел апрель аенда алынган иде. Ул 2008 елның май аеннан ноябрьгә кадәр үз фатирын төзекләндерүдә милиция хезмәткәрләрен җәлеп иткән. Эчке эшләр министрылыгы укыту-күнекмә үзәге курсантлары берничә ай буе аның фатирын бушка төзекләндергән. Шул ук вакытта ике курсант бу эшләр барышында җитди җәрәхәтләр алган.

Башкортстан милициясен соңгы берничә елда шау-шулы гаугалар эзәрлекли. Аларның иң күп бәхәсләр уятканы 2004 елның декаберндә булды. Ул чакта республика милициясе Благовеәен шәһәрендә үзенчә “чистарту-манчу” чаралары оештырып, йөзләрчә кешене кыйнаган иде. Бу эшне тикшерү озакка сузылды. Нәтиҗәдә берничә югары милиция түрәсе генә хөкем ителде.

Әле Башкортстан милициясенә Карелиядән китерелгән Алешин әфәнде җитәкчелек итә. Яше җитү сәбәпле дип, эшеннән алынган элекке министр Рафаил Диваев та урамда торып калмады. Республика хөкүмәте рәисенең җиденче урынбасары итеп үрләтелде ул.
XS
SM
MD
LG