Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида хәләл ит җитештерелә


Закир хәзрәт Шарыпов
Закир хәзрәт Шарыпов

Омски кибетләрендә Рамазан ае көннәрендә хәләл тавык ите сатыла башланды. Бу хәләл ризык “Себер” кошчылык фабрикасы”нда җитештерелә.

Хәләл ит Омскида Себер федераль округы мөфтияте сертификаты белән эшләнә. Шәһәрнең шушы мөфтияткә караган Хәер-Ихсан мәчете дин әһелләре инде күптән бу изге гамәлне булдыруны күңелләрендә тотканнар.

“Төрле сәфәрләрдә, чит илләрдә булганда замана шартларында хәләл ит җитештерү ысулларын карап, өйрәнеп йөрдем, аннан соң Русиянең мөфтиләр шурасында булган кагыйдәләр белән таныштым, шура тарафыннан хуплау таптым... Первоуральски шәһәре тәҗрибәсен дә тыңладык”, ди мәчетнең имамы Закир хәзрәт Шарыпов.

Шулай, кайбер җитештерүчеләр тәҗрибәсен өйрәнеп, Русиянең мөфтиләр шурасының хәер-фатыйхасын да алганнан соң Омскида хәләл ит җитештерүне җайга салу буенча эш башлана. Моның өчен бөтен нормаларга туры килә торган предприятие табарга, документлар әзерләргә, рәсми даирәләрдән рөхсәт алырга һәм шундый башка бихисап эшләр башкарырга кирәк була.

Бу эшләрне җиренә җиткереп эшләрлек булдыклы кеше дә табыла – ул Хәер-Ихсан мәчетенең юнәлешләр бүлеге җитәкчесе Мәгъҗан Җаваров. Берникадәр эзләнгәннән соң Мәгъҗан Җаваровны “Себер” кошчылык фабрикасы”ндагы яңа конвейер һәм чисталык җәлеп итә.

Мәгъҗан Җаваров

Фабриканың директоры Александр Печорский белән уртак тел дә табыла, ул куелган мәсьәләне аңлый һәм үзе җитәкләгән фабрикада хәләл ит җитештерә башларга ризалыгын бирә. Һәм б у көннәрдә предприятиедә тавык ите сатуга беренче мәртәбә мөселманча әзерләнде – 10 мең тонна чебеш эшкәртелде һәм кибетләргә җибәрелде.

“Себер” кошчылык фабрикасы”нда ул көнне иртән дин әһелләре, журналистлар, өлкә, шәһәр хакимияте һәм татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре җыелды. Башта Александр Печорскийның эш бүлмәсендә матбугат конференциясе узды. Матбугат вәкилләренең күпсанлы сорауларына директор үзе дә, дин әһелләре дә төгәл җаваплар бирде.

“Хәләл ит эшләүнең үрнәге-стандарты бар, фабрика үзенең җитештерү дәрәҗәсен шул үрнәккә тигезләде, - диде Александр Печорский. - Без инде ике еллап тавыкларга тулысынча диярлек бөртекле ашлык ашатабыз, 10-20% кына балык оны бирелә, ә сөяк онын берничек тә кулланмыйбыз, чөнки ул хәрам ризык”, дип дәвам итте сүзен Печорский әфәнде. Хәләл ит һәрвакыт иртәнге сәгатьләрдә генә җитештереләчәк икән, чөнки алдан конвейер чистартылып, дезинфекцияләнеп куела – бу да хәләл ит җитештерүнең төп шартларының берсе.

Закир хәзрәт, конвейер пычагыннан үткәндә һәр тавыкка “Бисмиллаһи аллаһу әкбәр” әйтеп туралачак, дип аңлатты.

Бөтен сорауларга җавап алынгач директор барысын да эшкәртү цехына чакырды. Цехка керер алдыннан яңа эшне башлау символы итеп ал тасма киселде. Себер федераль округы мөфтие Әнәрбек Жунусов “Бисмиллаһи аллаһу әкбәр” дип конвейер төймәләренә басып чыкты.


Цехка керүгә беренче чиратта андагы чисталыкка игътибар итәсең. Тавыклар каны агып беткәнче әйләндереп йөртеләләр, бик чиста эшкәртелә, кат-кат яхшылап юыла, соңыннан суы агып беткәнче генә дә 20 минут әйләнәләр.

Махсус эшләтелгән, хәләл дип язылган яшел капчыкка эшкәртелеп беткән тавыкларның тигезләре, матурлары гына салына. Калганнары хәләл булып сатылмый, предприятиенең башка продукцияләренә кушыла.

Шуны да әйтергә кирәк, Омскиның кайбер кибетләрендә хәләл тавыклар моңа кадәр дә Красноярскидан китерелеп тора, халык яхшы гына сатып ала иде. “Себер” кошчылык фабрикасы”ның хәләл тавыклары сатуда нинди урын алыр? Җитештерү әлбәттә сатылуга карап дәвам иттереләчәк.

Директор сүзләренә караганда, әгәр үтемле булса, киләчәктә тавыклар гына түгел, тутырма һәм башка хәләл ризыклар җитештереләчәк. “Себер” кошчылык фабрикасы”нда җитештергән хәләл тавык бүгенге көндә Омскиның 44 кибетендә сатыла.
XS
SM
MD
LG