Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле янына төреге һәм гарәбе


Татарстанда да бүген белем көнен бәйрәм итәләр. Беренче сыйныфка баручылар узган ел белән чагыштырганда арткан.

Быел барлыгы 393 мең 531 бала мәктәпкә бара, шуларның 36 мең 733 беренче сыйныфка керә. Казандагы 149-нчы мәктәптә дә быел беренчеләрдән торган өч сыйныф тупланган. 17 ел эшләгән һәм берничә ел элек кенә татар-төрек лицее дип аталган әлеге уку йортының бүген рәсми исеме бары – 149-нчы лицей.

Әмма ата-аналар һәм укучылар әйтүенчә, исеме үзгәрсә дә җисеме шул килеш калган, ягъни белем бирү элекке кебек үк бара.
Монда төп укыту татар телендә дип санала. Шулай ук укучылар төрек, гарәп телен дә сайлый ала. Инглиз теленә дә зур игътибар бирелә. Аерма шунда гына, элек мисал өчен төрек телен Төркия укытучылары өйрәтсә, хәзер аны үзебездә туып үскән укытучылар укыта икән.
Кайбер исемен әйтергә теләмәгән ата-аналар сүзләренчә, төрек укытучылары белем биргәндә әлеге уку йортында гел тикшереп торганнар.




Бүген белем көне уңаеннан узган тантаналы чара вакытында да яңа яшь укытучылар белән таныштыру булды. Дистәгә якын укытучының барысы да кызлар иде һәм аларның күбесе инглиз телен өйрәтәчәк.

Чыгарылыш сыйныф укучылары тантанада бу өлкәдә үз осталыкларын да күрсәтте. Алар төрле телдә шигырьләр сөйләде.
Гомумән, мәктәп каршында бик күп түгәрәкләр эшләү сәбәпледер, бүген бәйрәм чарасында төрле халык биюләре дә, тамашалар да күрсәтелде.

3 оныгы да әлеге мәктәптә укыган Фәүзия Юнысова әйтүенчә, бүген күп кенә ата-аналар һәм хәтта әби-бабайларга да тормыш алып бару өчен иртәдән кичкә кадәр эшләргә туры килә. Ә бу мәктәптә “озынайтылган көн мәктәбе” дигән махсус программа эшли.

“Баланы иртүк китереп кичен алтыда алу шартлары тудырылган. Монда милли тәрбия нигезендә балалар үзәге, музыка, сәнгать мәктәбе эшли. Иң яхшы мәктәпләр бәйгесендә дә уку йорты 3-нче урынны алды. Сентябрьдә Мәскәүгә үз программасын тәкъдим итәргә барачаклар”, ди Юнысова.

Чыннан да урыс компонентлы мәктәпләр белән чагыштырганда әлеге уку йорты укучылары Бердәм дәүләт имтиханын яхшы биргән. Ягъни бер генә икеле алучы да булмаган, укучыларның барысы да таныклык алып чыккан.

Урыслар да татар мәктәбенә барырга тели

10 ел дәвамында әлеге мәктәптә география һәм биологияне татарча укыткан Гөлүсә Сабирова сүзләренчә, башта ана телендә укытуга шикләнеп караучы ата-аналар да була. Әмма мәктәп торышын, өлгерешне күргәч шатланып риза булалар икән.
Гөлүсә Сабирова


“Урыс гаиләләре арасында да: безнең балаларны алыгыз әле, татарча өйрәтер идек дип әйтүчеләр бар. Чөнки монда тәрбия эше югары куелган”, ди укытучы.

Мәктәпнең тәрбия эшләре директор урынбасары Гөлүзә Әхәтова әйтүенчә, татар гаиләләреннән килгән балалар, гомумән, итагатьле була.

“Әмма үзебезгә дә күп эшләргә туры килә. Мисал өчен бездә бик күп милли бәйрәмнәр уза. Махсус тәрбия программабыз бар”, ди ул.

Уку-татарча, аралашу-урысча

Әлбәттә, Казандагы татар мәктәпләрендә урысча аралашу инде гадәти күренеш. Монда да шундый хәл күзәтелде. Укытучылар исә моны кайбер урыс балаларының татарча начар белүе сәбәпле дип аңлатты.

“Әмма без бу өлкәдә аларга гел кисәтү ясап торабыз”, диде Сабирова.

Бәйрәм үзе исә тулысы белән диярлек татарча алып барылды. Бары шәһәрнең мәгариф идарәсеннән килгән вәкилләр генә бу традицияне бозды.


Ләкин ата-аналар үзләре укучыларның берничә телдә аралашуына шат кына. Аларның кайберләре әлеге мәктәпне дә нәкъ берничә тел өйрәтүгә өстенлек бирелгәне өчен сайлаганын әйтә.

10 сыйныфта укучы Айгөл Мөхәммәтшина сүзләренчә, аларда биология, география, математика фәннәре татарчалы-урысчалы укытыла. Ул киләсе елга мәктәпне бетергәндә БДИны тапшыру авыр булыр дип санамый. Чөнки урыс теленә шактый вакыт бирелүен әйтә. Аның сыйныфташы Гөлназ Гыймадиева да шундый фикердә тора.

Бүген мәктәпне тәмамларга әзерләнүче 11 сыйныф укучылары уку йортына яңа аяк баскан укучыларны котлады. Беренче сыйныфка керүче балалар татарча шигырьләр сөйләде.
XS
SM
MD
LG