Accessibility links

Оренбурда чуаш йорты ачылды


Оренбур шәһәренең “Милли авыл” мәдәни комплексында 10нчы милли йорт ачылды. 2007-2009 елларда бер-бер артлы ачылган йортларның соңгысы чуаш йорты булды.

Авыл урамнарын хәтерләткән юлның ике ягына ялык-йолык килеп торган чуаш милли киемнәрен балкытып, кунакларны каршы алырга дип дистәләгән хатын-кызлар тезелеп баскан.

Бер ханымнан, киемнәрегез бигрәк матур, өр-яңа да икән, ничек булдырдыгыз, дип сорагач: “Безгә бу костюмнарны Чебоксар ательесында тектереп кайтарттылар. Киемнәр ак белән кызыл төстән тора, ә тәңкәләр белән бизәлеп, башлыкны хәтерләткән хатын-кыз баш киеменең авырлыгы берничә килограмм да булуы мөмкин. Элек тәңкәләр көмеш булса, хәзер алар урынына совет акчалары тегәбез”, диде.

Татар йортын хәтерләткән агач йортта музей урнашкан. Экспонатларның күбесе Чуашстан районнарыннан, авылларыннан кайтарылган. Хәзер дә кулланып була торган туку станогы, кием-салым, савыт-саба, шатлыклы мизгелләрне санаучы борынгы сәгать.
Әлеге йорт музейны хәтерләтми. Монда вакыт үтү белән онытылган әйберләр юк кебек. Кул белән чигелгән сөлгеләр дә куллануда, тик чуаш бизәкләрен хәзер инде машина чигә.


Музейның беренче кунаклары: ике регион җитәкчесе – Оренбур өлкәсе губернаторы Алексей Чернышёв һәм Чуашстан республикасы президенты Николай Фёдоров. Хәзерге президентка бу йорт җиһазлары таныш, аның әти-әниләре дә шундый йортта яшәгән. Президент дулкынланып туган теленнән рус теленә күчте.

Ә сәхнәдә чуаш сәнгать коллективлары башкаруында җырлар агылды. “ Пелеш” коллективы Пронькино авылыннан килгән. Коллективның баянчысы гына рус, калганнары чуашлар. Шулай да озак еллар эшләү дәверендә, ул төрки телне яхшы аңларга өйрәнгән.

Чуашлар өлкә буенча тарала, ләкин гореф-гадәтләр кала. Чуашларның армия сафларына озату гадәтләре дә сакланган.
Оренбур төбәгендә чуашлар күп түгел – барлыгы 17 мең тирәсе. Алар утарларын да башкалардан озаграк салдылар. Агач йорт белән бер утарда заманча итеп төзелгән 2 катлы бина да бар. Анда милли ашлар әзерли торган ресторан һәм чуаш милли мәдәни-мохтариятенең эш урыны каралган.


Хәер, “Милли авыл” мәдәни комплексы тулысы белән төзелеп бетте. Инде монда чүкеч тавышлары да ишетелми, барлык ишекләр дә ачык.

Әлеге Оренбур төбәге горурлыгы дәрәҗәсендәге “Милли авыл” корыла башлауга, һәр милли җанлы кеше үз үткәннәре, тормыш-көнкүреш тәртипләре, яшәү рәвешләре турында теләсә – теләмәсә дә фикер йөртәдер. Әйтергә кирәктер, урыслаштыру процессы чиктән тыш көчәеп барган кебек булса да, һәр милләт үз ыру-тамырын югалтмаска тырышып тырмаша.
XS
SM
MD
LG