Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле кеше булып калыр өчен кирәк"


Наилә Сабирҗанова
Наилә Сабирҗанова

Самар Дуслык йортына йөрүче татар хатыннары дин сабакларын да өйрәнәләр, әдәбият белән дә кызыксыналар.

Менә өченче ел инде Самар Дуслык йортында “Туган тел” җәмгыяте каршында хатын-кызлар бүлекчәсе эшләп килә. Алар даими җыелышып тәрбияви темага сүз алып баралар.

Самар мәчетләрендә дистәгә якын төркемнәрдә хатын-кызларыбыз дини сабаклар алалар, ә менә Дуслык йортындагы төркемдә гарәп графикасын да өйрәнәләр, татар дөньясындагы соңгы яңалыклар белән дә танышалар, өр-яңа китапларны да укып барырга өлгерәләр.

Төркемнең эшчәнлеге турында “Туган тел” җәмгыяте әгъзасы Наилә Сабирҗанова таныштырды.

“Туган тел” җәмгыяте каршында эшләүче хатын-кызлар бүлекчәсенең үзенчәлеге шунда ки, бирегә югары белемле яшь ханымнар да, өлкән яшьтәге хатыннар да килә. Берәүләре әле үз балаларын гына тәрбияләсәләр, икенчеләре үзләренең оныкларын тәрбияләү белән мәшгүль. Ләкин барчасы да рухи байлыкка мохтаҗ.

Динебез ислам таләпләрен үтәп яшәү әхлакый камиллек күрсәткече булса, татар китапларын укып бару әни кешеләргә телебезне үзләштерүдә, гореф-гадәтләребезне төгәл үтәүдә беренче чыганак. Эш шунда ки, соңгы вакытта: “Татар теле нәрсәгә кирәк, югары уку йортларында татар телен сорамыйлар, татар теле бакча артына кадәр генә кирәк”, диючеләр табыла.

Әйе, банкир булыр өчен татар теле кирәкмидер, ләкин дә татар теле кеше булып калыр өчен кирәк. Һөнәр иясе булыр өчен төпле тәрбия кирәк, ә соңгысы, әлбәттә инде, тик милли тәрбия аша гына булдырыла. Балачактан намазлыкка баскан кыз бала иренә тугрылыклы булып яши, балаларына чын тәрбия бирә.

Намазлык өстендә үскән егетләр ышанычлы ир булалар. Тик татар телен белгән татар гына татар әдәбиятын укый ала, ә безнең әдәбият – ул гаҗәп рухият чишмәсе. Менә шуңа да безнең төркемдә гарәп графикасын да өйрәнәбез, хәдисләрдәге таләпләрне дә искә төшерәбез, татар әдәбиятын да онытмыйбыз”, диде Туган тел” җәмгыяте әгъзасы Наилә Сабирҗанова.
XS
SM
MD
LG