Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мескенләнү каян килә?


30 август – Республика мөстәкыйльлеге Декларациясе кабул иткән көн. Республикада иң зур бәйрәм дип саналса да, бу вакыйга торган саен күбрәк бәхәсләр уята. Быелгы бәйрәм үтеп киткәннән соң матбугатта һәм милли җәмәгатьчелектә яңгыраган фикерләр төрле.

Бүген бәйсезлек көне, гомумән бәйсезлекнең үзе хакында каршылыклы фикерләр йөри. 30 августта үткән Республика, Казан шәһәре бәйрәмен дә берәүләр формаль чара дип кенә санаса, икенчеләр милләтпәрвар рухта шатланып каршы алды. Инде 19 ел дәверендә бәйрәм көннәрендә матбугатта да төрле бәхәсләр чыгып килә.

“Азатлык” радиосында республиканың чын яки формаль суверенитеты турында уйланулар, түгәрәк өстәлләр эфирга чыкты. Атна буе диярлек “Азатлык” сәхифәсе форумнарында укучылар үз фикерләрен калдыра. Алар төрле. Кайберәүләр суверенитет сүзен демагогия белән бәйли, күз буяу дип саный, кемдер бәйсезлек алуыбызга шатлана.

Форумда утыручыларның фикерләре төрле булса да, бу олуг бәйрәмне Казан көне, яки Чаллыда “Чәчәкләр көне” дип атауны дөрес түгел дип санаучылар еш очрый.

Мәгариф системасында тарихны, телне өйрәнүне чикләгән 309-нчы федераль канун “Азатлык” форумындагы һәрбер кешене борчый. Форумда үз фикерен калдырган Фәүзия Бәйрәмова болай яза:

“... Әлбәттә, бары тик татар теле генә дәүләт теле булсын өчен мин ахырга кадәр көрәштем, әмма булдыра алмагач, ике телне дә дәүләт теле итү вариантына кул күтәрергә мәҗбүр булдым, чөнки бу Декларацияне татар халкы көтә иде... Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турында бу Декларацияне беркем юкка чыгармаган, ул һаман үз көчендә кала, ул безнең азатлыгыбызның нигезе. Шуңа күрә аны бәйрәм итеп кабул итәргә кирәк”

Бүген суверенитет юк, татар теленең дә киләчәген күрмичә, балаларына ана телен өйрәтүдән баш тарткан кешеләр күп. Бәйрәм алдыннан “Ватаным Татарстан”да чыккан “Республика көне бүген безгә ни өчен кирәк” язмасында Миңназыйм Сәфәров мондыйларны “ясалуы җитмәгән маңкортлар” дип атый. Газиз балаларына ана телен өйрәтә алмаганнарның хакимияттәгеләрне аптыраганнан, тормышның рәтенә төшенә алмаганнан сүккәннәрне ул “кимчелек комплексы” диагнозы белән бәяли.

Миңназыйм Сәфәров фикеренчә, мондыйлар үз балаларына газиз телләрен өйрәтми. Чөнки андыйлар “Башта татар телендә югары белем алырга, аннары шул тел белән урында иркенләп эшләргә мөмкинлек тудырсыннар... Кыскасы, ул үзенең зур кеше булмыйча гомер үткәрүен шул татар телендә сөйләшеп яшәвеннән дип аңлый” , ди ул.

Татар теле, милләте бәйсезлегенә кем шартлар тудырыга тиеш соң дигән сорауга Миңназыйм Сәфәров болай җавап бирде:

“Кемнедер шартлар тудырмауда гаепләп, үзененең баласына татар телен өйрәтмәүче кеше кырык төрле сәбәп табачак. Шул исәптән хакимияткә дә гаеп тагачак. Бер як икенче якка сылтап калдырырга тиеш түгел. Мин шуарга өйрәнер өчен башта кар, яңгыр яусын, шугалак булдырсыннар дип. Мин хакимият шарт тудырмасын димим, ләкин без үзебез алдында торган кечкенә бурычларны үтәп, хакимиятне шарт тудырырга мәҗбүр итәргә тиеш”, ди ул.

Чыннан да, бүген тормыш уңышсызлыкларын һәм борчуларын үзләренең милләтенә бәйләүчеләр еш очрый. Миңназыйм Сәфәров эшләр алга таба да шулай барса, халыкның телен, динен саклау кебек олы миссия бар Татарстан Президентының гына вазыйфасына әйләнеп калмагае дип фикер йөртә.

Тәнкыйть кирәкле шәйдер. Демократия юк дип хакимиятне тәнкыйтьләүчеләр дә, кимчелек комплексы белән “авыручыларны” тәнкыйтьләүчеләр дә чын азатлыкка юл күрсәтә.

Тамчыдан күл җыела. Мөстәкыйльлек юлына бару һәрбер кешенең шәхси уңышлары һәм егылуларыннан, милләтнең “булдыру” һәм “булдырмаулары”нан тора.

XS
SM
MD
LG