Accessibility links

Казан уртасында тылсымлы "күкәй”


Казан Кирмәненнән ерак булмаган җирдә диаметры 30 метр булган, һава өрдереп кабартылган шар куйган иделәр. Аның эчендә төрле чаралар үткәрергә җыеналар.

“Magiс Sphere” проектының җитәкчесе Наил Галиәскәров сүзләренчә, башта бу шар сентябрь һәм октябрь айларында гына торып торыр һәм аннан соң Русиянең башка шәһәрләренә китеп барыр дип ниятләнгән булган. “Азатлык” радиосына ул бу шар Казанныкы булып калачак дип белдерде.

Галиәсәкров әйтүенчә, дөньяда әлеге шар кебек эшләнмәләр булса да, Казандагысы иң зуры икән. Аның эченә 1,5 мең кеше сыя. Идәне 625 квадрат метр.

Шарның эче
30 август – Республика көнендә шар үзен тәкъдим иткән инде дияргә дә була. Аның эчендә лазер утлары тамашасы үткәргәннәр. Бик үк калын булмаган ак материалдан эшләнгәнгә “ут уйнату” тыштан да яхшы ук күренеп тора. Дөрес, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә эшләүчеләрнең кайберләре бу шар бәйрәм итүче халыкта әллә ни зур кызыксыну тудырмады дип белдерә.

Шар “Пирамида” шикелле үк “ТАИФ-АРТ” оешмасыныкы. Бәясе күпмегә төшкәнне әйтмиләр. Галиәскәров сүзләренчә, аны Мәскәүдәге бер саклану ширкәте (оборонное предприятие) эшләгән.

“Монда дискотекалар, презентацияләр, төрле чаралар да үткәрергә мөмкин”, ди Галиәскәров. Инде ике пар туйларын шушы шар эчендә үткәрү теләге барлыгын белдергән. Аларның күңеленә ул гадәти урын булмавы белән хуш килгән. Якын арада Казанда үтәчәк футбол буенча Европа чемпионатын да шар эчендә һәм шар тышында трансляцияләргә уйлыйлар. “Эченә асылган видеопроектор күрсәткән тамашалар шар тышыннан да күренеп торачак”, дип белдерә Галиәскәров.

Кышын җылыту өчен җылы өрдереп тора торган җайланма да кайтарырга уйлыйлар. Шарда төрле чаралар үткәрергә теләүчеләр (арендалаучылар) алай күп булмаса, кыш көне тимераяк шуу урыны итергә исәпләре дә юк түгел. Алып торырга теләүчеләр булса, бу шарны Татарстанның төрле җиренә илтеп кабартырга була, ди Галиәскәров. Бәясе килешү буенча икәнен дә яшерми.

Шар янына сакның да кәттәсен куйганнар. Әйләндереп алынган койма янына берәү якынлаша башласа сакчылар күз ачып йомганчы шунда атыла. “Нәрсә бу?” дип килеп сораучылар шактый, дип белдерә алар.
Наил Галиәскәров


Дөрес, ерактан пычак я булмаса берәр үткен әйбер атып шарны тишәргә дә була икән. Әмма иминлек чаралары күрелгән, һава өрдерү җайланмасы гадәттә тулы куәтенә эшләми, ул-бу була калса бөтен көченә эшли башлап тишекне ямаганчы шар барыбер шиңмәячәк, ди Галиәскәров.

Бу шар Казан Кирмәне тирәсендә гадәти булмаган корылманың беренчесе түгел. Цирк оча торган тәлинкәгә ошавы белән данлыклы. “Пирамида” кебек салынган биналар Русиядә юк дияргә була. Инде менә хәзер “Тылсымлы шар”ны да кабарттылар. Күпмедер дәрәҗәдә читтәнрәк караганда Казан Кирмәне манзарасын каплап тора ул дип белдерүчеләр дә юк түгел.
XS
SM
MD
LG